Йенни Риссведс
Тәрҗемәи хәле
2012 елда Европа чемпионатында яшүсмер спортчылар зачеты җиңүчесе. Бер елдан дөнья чемпионатында һәм маунтинбайк (тау велосипеды) буенча Дөнья кубогында катнаша. 2014 елда Дөнья кубогының элиминатор зачетында икенче урынны ала. Киләсе елда Риссведс дөнья чемпионатында 23 яшькә кадәргеләр арасында зачетта өченче булган. Шул ук елда "Европа уеннары"нда ул сигезенче була. 2016 елда Риссведс дөнья кубогының өлкәннәр зачетында дүртенче, яшьләр зачетында дөнья чемпионаты җиңүчесе була. Рио-де-Жанейродагы Олимпия уеннарында Йенни Риссведс велосипед спортында Швецияга тарихта беренче хатын-кыз алтын медален китерә.
Искәрмәләр
Сылтамалар
- Профиль (инг.). Olympic.org.(инг.). Olympic.org.