Йон өрү (уен)

Йон өрү
Татар балалар уеннары.jpg
Уенчылар саны
күп
Уйнау урыны
зур бүлмә
Физик активлык
түбән

Йон өрү татар халык уены.

Уйнау тәртибе

Ябык биналарда уйнала торган уеннарның берсе. Балалар, 5—6 метр ара калдырып, кара-каршы тезелеп утыралар. Уртага бер-берсеннән ике адым чамасы ераклыкта сызык сызалар. Ике яктан да чират белән берәр кеше үз якларындагы сызык янына басалар. Шунда һавага каз мамыгы очырталар. Ике уенчы, билгеләнгән ике адым арасында йөреп, шул мамыкны төшермәскә тырышалар. Мамык кем ягында җиргә төшсә, өрүче каршы якка әсир төшә. Шулай итеп, кайсы яклар каршы яктагыларны әсир итеп бетерсә, алар җиңүче була.

Чыганаклар