Йосеф Добровский

Йо́сеф (Йозеф, Иосиф ) До́бровский ( чех. Josef Dobrovský; 17 август 1753, Балашшадьярмат[d], Ноград[d] яисә Венгрия6 гыйнвар 1829, Брно) - чех филологы, тел белгече, әдәбият белгече, фольклорчы, тарихчы һәм педагог, Чехия милли яңарышының иң мөһим шәхесләренең берсе. Гадәттә славян тел белеменә нигез салучы санала . Ул иске славян телен өйрәнүгә һәм чех әдәби телен кодлаштыруга төп өлеш керткән .

Тәрҗемәи хәле

Венгриядә Рааб (Дьёр) шәһәреннән ерак түгел урнашкан бистәдә туган[6]. Әтисе — драгун полкы вахмистры Якуб Доубравский (документлар хата язылып, Добровский дип киткән). Гаилә еш кына әтисенең яңа билгеләнүләре белән бәйле рәвештә шәһәрдән шәһәргә күченеп йөри. Малай алман мәктәбендә укыган һәм анда чех теле белән дә танышкан.

1767 — 1769 елларда Клаттауда (Клятовы) иезуитларда укый, 1769 елдан Прага университетының философия факультетында укый. Университетта ул теологик фәннәрдә уңыш казана һәм дискуссияләрдә катнашу сәләте белән укытучыларның игътибарын җәлеп итә.[6]. Ул латинча, алманча, чехча яза.

Аннары ул иезуитларда Калатада укый. 1769 елда ул Прага университетында фәлсәфәне өйрәнә башлый. 1772 елда Брнодагы иезуитларга кабул ителә һәм Һиндстанда христиан миссиясенә әзерләнә, тик бара алмый. Шуңа күрә ул яңадан Прагага дини тәгълиматны өйрәнергә китә.

Университетны тәмамлаганнан соң, озак вакыт (1776 — 1786) Прагада Мәгърифәтчелек идеяларын яклаучы хәйриячесе Чехия губернаториумы президенты Бедржих Ян Ностицнең балаларына математика һәм фәлсәфә укыта[7] . Бу чорда (1779 елдан) чехларның борынгысын һәм әдәбиятын өйрәнә башлый. Шуннан соң ул Градище семинариясенең вице-ректоры итеп билгеләнә ; 1786 елда ул рухани саны ала һәм 1789 елда ул ректор була[8] , әмма 1790 елда үз постын югалта. Ул кире Ностицлар гаиләсенә кайта, алар аны яхшы каршы ала. Бу вакыт эчендә ул славистика, тарих һәм филология өлкәсендә иң мөһим эшләрен язган.

1792 елда Добровский Чехия Фәннәр академиясе исеменнән Утыз еллык сугышлар чорында Прагадан шведлар урлаган кулъязмаларны эзләп Аурупа буйлап сәяхәткә чыгып китә. Стокгольмда , Туркуда , Санкт-Петербургта һәм Мәскәүдә була. Кайткач, ул граф Ностицны Швейцария һәм Италия буйлап озатып йөри.

1780 елларда Добровский Прагада университет тормышында катнаша. 1784 елда Чехия Король фәннәр җәмгыятен төзүдә катнаша.

Добровский «Слово о полку Игореве» әсәрен иң беренче тикшеренүчеләрнең берсе һәм аны бик югары бәяли. Шул ук вакытта соңгы елларда әсәрне Домбровский үзе язган дигән фаразлар да ишетелә башлаган[9].

1795 елда, Добровскийның психик сәламәтлеге начарлана; саташкан вакытында ул берничә кулъязманы, шул исәптән лужица телләренең сүзлеген яндыра. Аңа дусы Ностиц дәваланырга ярдәм итә[6] 1803 елга Добровский тулысынча савыгып китә.

1818 елда Прагада Милли музейга нигез салырга ярдәм итә.

1828 елда ул Брнога җирле китапханәдә сакланган әсәрләрне өйрәнергә китә. Ул авырып, анда үлеп кала.

Искәрмәләр

  1. 1 2 Josef Dobrovsky // Encyclopædia Britannica (ингл.)
  2. 1 2 https://www.geschichtewiki.wien.gv.at/Joseph_Dobrovsk%C3%BD
  3. http://tnk.krakow.pl/czlonkowie/dobrovsky-josef/
  4. Добровский Йосеф // Большая советская энциклопедия (рус.): [в 30 т.] / под ред. А. М. Прохоров — 3-е изд. — М.: Советская энциклопедия, 1969.
  5. Чешская национальная авторитетная база данных
  6. 1 2 3 Снегирёв И. Иосиф Добровский. — Казань: Типография Императорского Университета, 1884. — С. 19.
  7. Моисеева Г. Н. ДОБРОВСКИЙ Йосеф // Энциклопедия «Слова о полку Игореве». — Дмитрий Буланин, 1995. — Т. 2.
  8. Снегирёв И. Иосиф Добровский. — Типография Императорского Университета, 1884.
  9. Зализняк А. А. «Слово о полку Игореве». Взгляд лингвиста. — М.: Языки славянской культуры, 2004. — С. 266—267

Сылтамалар

  • Цейтлин Р. М. Добровский // Краткая литературная энциклопедия. — Советская энциклопедия, 1964. — Т. 2.
  • Моисеева Г. Н. ДОБРОВСКИЙ Йосеф // Энциклопедия «Слова о полку Игореве». — Дмитрий Буланин, 1995. — Т. 2.
  • Цейтлин Р. М. Добровский // Краткая литературная энциклопедия. — Советская энциклопедия, 1964. — Т. 2.
  • Моисеева Г. Н. ДОБРОВСКИЙ Йосеф // Энциклопедия «Слова о полку Игореве». — Дмитрий Буланин, 1995. — Т. 2.

Тема буенча өстәмә