Кави Кәримов
Кави Кәрим улы Кәримов (рус. Кави Каримович Каримов; 15 гыйнвар 1947, Ялгыз Нарат, Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы — 30 март 2026, Уфа) — Совет һәм Россия тарихчы-галиме, югары мәктәп хезмәткәре. 1986 елдан — Башкорт дәүләт педагогика институты (хәзерге М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогика университеты) укытучысы, шул исәптән 1988 елдан читтән торып уку, 1993—1997 елларда — укыту-тәрбия эшләре буенча проректор, 1999—2008 елларда — башкорт филологиясе факультеты деканы. 2010 елдан — Уфа дәүләт авиация техник университеты укытучысы. Тарих фәннәре докторы (2000), профессор (2001). Башкортстан Республикасының атказанган укытучысы (1993), ССРБ (1990) һәм Башкортстан Республикасы (1997) мәгариф отличнигы, Россия Федерациясенең югары һөнәри белем бирү өлкәсенең мактаулы хезмәткәре (2006).
Тәрҗемәи хәле
Кави Кәрим улы Кәримов 1947 елның 15 гыйнварында Башкортстан АССРның Тәтешле районы Ялгызнарат авылында туа. Шәҗәрәсе 1812 елгы Ватан сугышында катнашкан Алпаев Зөлкәрнәй Сәлимкәй улына барып тоташа[1].
1969 елда Башкорт дәүләт университетын тәмамлый.
1969 елдан Тәтешле урта мәктәбендә, 1972 елдан Бөре педагогия институтында укытучы булып эшли. 1982 елда «Социализм төзү шартларында Башкорт АССРында фәннең үсеше» (рус. «Развитие науки в Башкирской АССР в условиях строительства социализма») темасына кандидатлык диссертациясе яклый.
1986 елдан Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетында эшли:
- 1988 елдан - читтән торып уку буенча проректор;
- 1993—1997 елларда - укыту-тәрбия эше буенча проректор;
- 1999—2008 елларда - башкорт филология факультеты деканы.
2000 елда «ХХ гасырның икенче яртысы — ХХ гасырның беренче яртысында Башкортстанда фәннең үсеше» (рус. «Развитие науки в Башкортостане, вторая половина ХIХ — первая половина ХХ вв.») темасына докторлык диссертациясе яклый.
2009 елдан Башкортстан Фәннәр академиясе вице-президентының ярдәмчесе вазифасын башкара.
2010 елдан Уфа дәүләт авиацион техник университетында укытучы булып эшли.
Фәнни эшчәнлеге
Кәримов Кави Кәрим улы — 200 гә якын фәнни хезмәт, шул исәптән 6 монография һәм уку әсбабы авторы. Аның фәнни хезмәтләре XVIII—XX гасырларда Башкортстанда фәннең барлыкка килү һәм үсеш проблемаларына багышланган.
Хезмәтләре
- Развитие науки в Башкирской АССР в условиях строительства социализма : диссертация … кандидата исторических наук : 07.00.02. — Уфа, 1982. — 222 с.
- Наука Башкирии в строительстве социализма / под ред. Р. Г. Ганеева. — Уфа : Башкирское кн. изд-во, 1986. — 156 с.
- Вехи развития науки в Башкортостане / Башк. гос. пед. ин-т. — Уфа : БГПИ, 1997. — 19 с.
- Наука в дореволюционном Башкортостане. — Уфа, 1999.
- Очерки истории культуры Башкортостана (1917—1997 гг.). — Уфа, 1999
- Наука Башкортостана в годы Великой Отечественной войны / Р. Г. Ганеев, К. К. Каримов; М-во образования Рос. Федерации. Башк. гос. пед. ин-т. — Уфа : Изд-во БашГПИ, 1999. — 38 с. (авторҙаш)
- Развитие науки в Башкортостане, вторая половина ХIХ — первая половина ХХ вв. : диссертация … доктора исторических наук : 07.00.02. — Уфа, 2000. — 551 с.
- Роль науки в открытии месторождений нефти в Башкортостане в годы Великой Отечественной войны // Вестник Академии наук Республики Башкортостан. — 2006. — Т. 11, № 4. — С. 55-64.
- Развитие науки в Башкортостане: вторая половина XVIII — первая половина XX в. / Российская акад. наук, Уфимский науч. центр, Ин-т истории, яз. и лит. [и др.]. — Москва : Наука, 2008. — 523 с. ISBN 978-5-02-035959-8
Мактаулы исемнәре
- СССРның мәгариф отличнигы (1990);
- Башкортстан Республикасының атказанган укытучысы (1993);
- Башкортстан Республикасының белем бирү отличнигы (1997);
- Россия Федерациясенең мактаулы югары профессиональ белем бирү хезмәткәре (2006).
Искәрмәләр
- ↑ Хазиахметов У. К. . — ISBN 978-5-9500457-8-3.
- ↑ Ушел из жизни историк Кави Каримович Каримов (рус.). БГПУ им. М. Акмуллы. Официальная страница в ВК (31 март 2026). Мөрәҗәгать итү датасы: 1 апрель 2026. [рус.]
- ↑ Инсаф Хужабирганов. В Уфе ушел из жизни известный историк Кави Каримов (рус.). ИА «Башинформ» (1 апрель 2026). Мөрәҗәгать итү датасы: 1 апрель 2026. [рус.]
Сылтамалар
- Хөсәйенова Г. Т. Кәримов Кави Кәрим улы // Башкорт энциклопедиясе — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.
- Каримов Кави Каримович // Официальный сайт Академии наук республикасы Гербы.