Кави Латыйп
Кави Латыйп — татар язучысы, фронтовик шагыйрь, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Чуашиянең Иван Яковлев исемендәге Дәүләт бүләге иясе.
Ул татар әдәбиятына фронт шигырьләре авторы буларак кереп китте. Кави Латыйп «Солдат эзләре», «Хәтер йомгагы», «Иркен сулыш», «Ефәк әрем» кебек шигъри җыентыклары, «Мизгел» исемле хикәяләр җыентыгы, күп кенә җырлар, публицистик мәкаләләр авторы билгеле иде.
Кави Латыйп 2008 елның 14 апрелендә Казанда вафат булды.