Казан таҗы
Казан таҗы (рус. Шапка Казанская) — алтыннан һәм асылташлардан эшләнгән Казан ханлыгы чорындагы татар зәркәнчелек сәнгате истәлеге, рус патшалары регалияләренең берсе, Мәскәү Кремленең Кораллар палатасында саклана[1].
Тарих
Таҗның килеп чыгышы турында берничә фараз бар. Беренче версия буенча, ул Казан ханлыгы Рус дәүләтенә кушылганнан (1552) һәм Иван Васильевич Казан патшасы титулын алганнан соң шушы вакыйга хөрмәтенә ясалган[2]. Икенче теория буенча, бу — 1552 елда Казаннан Мәскәүгә китерелгән Казан ханнарының таҗы. Татар галиме Ф. Х. Вәлиев форманы, бизәк элементларын, асылташлар инкрустациясе системасын чагыштырма тикшерү юлы белән таҗны Казан ханлыгы чоры татар зәркәнчеләре эшләгән дип атрибуцияли[1]. Таҗның кайчан һәм кем тарафыннан ясалуы турында төгәл мәгълүматлар юк.
Таҗ татар баш киемнәренә хас формада башкарылган: читләре кыйммәтле кеш мехы белән тотылган; алтын, көмеш, асылташлар, энҗе белән бизәлгән; корлау, каралту, сырлау, эмаль кебек зәркәнчелек алымнары кулланылган. Алтын түбәсенең каралтылган нигезенә юка рельефлы бизәк төшерелгән; түбә өслегенә катлаулы арабеска бизәге стилендә тирән уемланган тукранбаш үсемлеге формасында төгәлләнгән алтын аеллар урнаштырылган. Бүрекнең башында 90 каратлы сары зәңгәр якут (сапфир) беркетелгән. Башта таҗны кызыл шпинель (лал) бизәгән, 1627 елда ул якутка алыштырылган[3][2].
Патша Михаил Фёдорович төзеткән 1642 елгы тасвирлама буенча Казан таҗы түбәндәгечә сурәтләнә[4]:
| Шапка Казанская золотая с чернью, городы прорезные золоты, в ней каменье лалы и бирюзы и зерна гурмицкие в гнездех; наверху на спне камень лал, под каменем и поверх каменя два зерна гурмицких больших; пушена соболем, подложена атласом червчатым. Влагалище бархат черн, внутри бархат червлен, петли и ручки серебряны, белы. Из тое шапки лал снят и положен на новую шапку, которая делана при Ефиме Телепневе в 1627 г., а в то место положен тумпаз желт. |
Патша казнасының 1682 елгы тасвирламасында китерелә[4]:
| Шапка золотая сканная с чернью Казанскаго Царя Симеона, на ней наверху яхонт желт; наверху и на исподе яхонта, два зерна гурмицких, в ней тридцать три лала, осьмнадцать бирюз да двенадцать бирюзок маленьких, двенадцать зерен половинчатых, влагалище деревянное оклеено сверху бархатом зелёным, изнутри тафтою червчатою. |
1702 елгы описьта Казан таҗы тасвирламасы
Шапка золотая сканнаго дела Царя Казанскаго. На верху той шапки яхонт жёлтой на спне золотом, цена сто рублев. Два зерна жемчужных, десять рублев. На верхнем яблоке двенадцать яхонтовых искор красных, цена по десяти алтын камень, итого три рубля двадцать алтын. Двадцать бирюз, цена рубль. На всей шапке четырнадцать лалов, по четыре рубли камень итого пятьдесят шесть рублев. Осьмнадцать бирюз, цена всем три рубли. Двенадцать зерен жемчюжных половинчатаго бурмицкаго, двенадцать рублев. Весом та шапка золото с каменьем и жемчюгом, и с серебром — четыре фунта семьдесят шесть золотников. Золота положено на пример четыре фунта, а золотниками иметца триста восемьдесят четыре золотника по рублю по десяти алтын золотник, итого четыре ста девяносто девять рублев шесть алтын четыре деньги. Всего той шапке цена: шесть сот восемьдесят четыре рубли двадцать алтын. Верх сделан серебряный на шапку Царскую, весу в нём серебра фунт тридцать один золотник, цена по два алтына по четыре деньги золотник, итого десять рублев, пять алтын, две деньги[4].
1990 еллар ахырында зәркәнчеләр Ш. Латыйпов һәм Ш.Хәялиев «Казан таҗы»ның күчермәсе эшлиләр. Ул татар халкы тарихыннан бер истәлек буларак, «Казан» милли мәдәният үзәгенең Милли мәдәният музее экспозициясенә куела. Күчермә шулай ук Татар халкы һәм Татарстан Республикасы дәүләтчелек тарихы музее («Казан Кремле» музей-тыюлыгы) экспозициясендә дә тәкъдим ителә[5].
| Кораллар палатасы экспозициясендә | Казан шәһәре илтамгасы | «Древности Российского государства» хезмәтендәге иллюстрация |
Геральдикада тоткан урыны
Хәзерге вакытта Казан таҗы Казан илтамгасында һәм Россия империясенең бөек илтамгасында кулланыла.
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 Казан таҗы. Tatarica. Мөрәҗәгать итү датасы: 24 март 2026.
- ↑ 1 2 Шапка Казанская. Российский Императорский Дом. Мөрәҗәгать итү датасы: 24 март 2026.
- ↑ Казан таҗы // Tatarica. [Тикшерелгән 9 июнь 2025]
- ↑ 1 2 3 Древности Российского государства. 2-е отделение
- ↑ Выставка «Казань сквозь века». 1 зал. Культурный дневник школьника. Мөрәҗәгать итү датасы: 24 март 2026.
Әдәбият
- Валеев Ф. Х., Валеева-Сулейманова Г. Ф. Древнее искусство Татарстана. Казань, 2002.
Сылтамалар
- Г. Ф. Валеева-Сулейманова «Рус патшаларының алтын башлыклары һәм татарлар тарихы» // www.luiza-m.narod.ru.
- А. Тимергалин. Миллият сүзлеге: аңлатмалы сүзлек, Т. 2. — Казан: Татар китап нәшр., 2017.
- Розалия Шаһиева. «Казан таҗы» турында хикәят // Сөембикә, 15.03.2017.
