Казаркалар
Казаркалар (лат. Branta) — казсыманнар отрядыннан үрдәк кошлар семьялыгының суда йөзүче кошлар ыругы.
Кечкенә башлы, кыска томшыклы, томшыгы һәм тәпиләре кара төстәге кошлар. Казлардан кечерәк. Озынлыгы 60 см га кадәр, авырлыгы 8 кг га кадәр. Төстә кара һәм ак төсләре кушылмасы. Казаркалар яшәү рәвеше буенча казларга ошыйлар, әмма каңгылдап кычкырмыйлар.
Төрләре
Ыругка алты төре керә:
- Кара казарка (Branta bernicla)
- Атлантик кара казарка (Branta (bernicla) hrota)
- Тын океан кара казаркасы (Branta (bernicla) nigricans)
- Ак яңаклы казарка (Branta leucopsis)
- Канада казаркасы (Branta canadensis)
- Кече Канада казаркасы (Branta hutchinsii)
- Кызыл түшле казарка (Branta ruficollis)
- Гавайлар казаркасы (Branta sandvicensis)
Россия һәм Татарстанда өч төре оялый: кара казарка, ак яңаклы казарка һәм кызыл түшле казарка .
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 3 Integrated Taxonomic Information System (ингл.) — 2006.
- ↑ 1 2 IOC World Bird List Version 6.3 — 2016. — doi:10.14344/IOC.ML.6.3