Казиле вулысы (Алабуга өязе)

Казиле вулысы (тат. قازىلىٰ ۋولىٰسىٰ, рус. Козыльская волость) — Вятка губернасына һәм Татарстан АССРга кергән административ-территориаль берәмлек.

Сикәнәс, Кызылтау (Казан губернасының Мамадыш өязе), Сухрау, Афанас (Уфа губернасының Минзәлә өязе), Чиркәс, Ликарив вулыслары белән чиктәш булган (1890). 13 торак пунктта 10 982 кеше яшәгән.[1] Алабуга өязе бетерелгәннән соң Татарстан АССР составына керә. 1920-елларның уртасында бетерелә.

Искәрмәләр

  1. Памятная книжка и адрес-календарь Вятской губернии на 1916 год. — Вятка: Губернская типо-литография, 1916.