Казиле вулысы (Мамадыш өязе)
Казиле вулысы (тат. قازىلىٰ ۋولىٰسىٰ, рус. Казыльская волость) — Казан губернасына һәм Татарстан АССРга кергән административ-территориаль берәмлек.
Сәләнгеш, Панау, Келүчишче, Карабаян, Бәтке, Анатыш һәм Җүҗи вулыслары белән чиктәш булган (1890). 18 торак пунктта 10336 кеше яшәгән.[1] 1923 яки 1924 елда бетерелә, күпчелек территориясе Панау һәм Яңа Арыш вулысларына кушыла.