Калька (лексика)

Калька (фр. calque - копия, үтә күренмәле) — чит тел сүзенең яисә конструкциясенең туган телгә турыдан-туры, кисәкләп тәрҗемәсе.

Калькалаштыру — сүзне кисәкләп — морфемалап бер телдән икенче телгә тәрҗемә итү.

Төрләре

Лексик калькалар икегә бүленә:

  1. семантик калька- сүзнең лексик мәгънәсе башка телдән, ә сүз ясалыш структурасы татар теленнән алына (м-н, ак тап, сайлау сүзләренең иҗтимагый мәгънәсе рус теленнән алынган);
  2. структур-семантик калькалар, үз чиратында, ике төркемгә аерыла: а) тулы калька - сүз тулысынча тәрҗемә ителә (самоходный - үзйөрешле, головоломка - башваткыч); б) ярымкалька - чит телдәге кушма сүзнең бер өлеше генә калькалаштырыла (фотоснимок - фоторәсем, воздушный флот - һава флоты).

Татар тел белемендә кальканы өйрәнү Галимҗан Ибраһимов, Гыйбат Алпаров, Шиһап Рамазанов, Х. Бәдигый, Гыйлем Камай, М. Корбангалиев, Ф. Фасиев, Ә. Ахунҗанов, М. Зәкиев, Луиза Бәйрәмова, Р. Юсупов, Н. Максимов хезмәтләренә бәйле.

Чыганаклар

  • Ахунзянов А. Русские заимствования в татарском языке. - Казань, 1969; Максимов Н. Калькирование в современном татарском языке. - Казань, 1999;
  • Юсупов Р. Лексико-фразеологические средства русского и татарского языков. - Казань, 1980.

ar:ترجمة اقتراضية be:Калька, лексіка br:Drevezadenn (yezhoniezh) ca:Calc semàntic cs:Kalk de:Lehnübersetzung eo:Paŭso es:Calco semántico fa:گرته‌برداری fr:Calque (linguistique) gl:Calco léxico he:תרגום שאילה hr:Prevedenice ia:Calco id:Calque it:Calco linguistico ja:翻訳借用 ko:번역차용 lv:Kalks ms:Calque nl:Leenvertaling nn:Importord no:Importord pl:Kalka (językoznawstwo) ro:Calc (lingvistică) rue:Калька sk:Kalk sl:Kalk sr:Kalk sv:Lånord#Översättninglån uk:Калька (мовознавство) zh:借译

Төркемнәр