Камалетдинов Тимур Ренат улы
Тимур Ренат улы Камалетдинов (рус. Тимур Ренатович Камалетдинов; 28 ноябрь 1985, Казан) — Россия дәүләт эшлеклесе, «Форпост» республика җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр формированиеләре үзәге директоры; VII чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты әгъзасы; Бердәм Россия фиркасе әгъзасы[1]; Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы. Татарстанда хәрби-тарихи хәрәкәтне үстерү белән шөгыльләнә[2], Махсус хәрби операция башыннан Россиянең яңа төбәкләрендә яшәүчеләргә һәм Татарстан сугышчыларына гуманитар ярдәм оештыра[3][4].
Тормыш юлы
1985 елның 28 ноябрендә Казан шәһәрендә туа.
2003—2008 елларда А. Н. Туполев исемендәге Казан дәүләт техник университетында укый. 2008 елда «коммерция (торговое дело)» белгечлеге буенча маркетолог квалификациясен ала[5].
2007—2013 елларда — А. Гайдар исемендәге Казан яшьләр үзәгендә яшьләр белән эшләүче белгеч.
2009—2011 елларда — Казан шәһәренең Хокук Саклау Органнарына ярдәмләшү яшьләр берләшмәсе(рус. Молодежное объединение Содействия Правоохранительным Органам (МОСПО) г.Казань җитәкчесе.
2007—2019 елларда — «Амулет» шәхси сак предприятиесен гамәлгә куючы.
2012—2019 елларда — Татарстан Республикасының «Курс» ДОСААФ региональ яшьләр иҗтимагый оешмасы советы рәисе.
2013—2019 елларда — Россия эзләү хәрәкәтенең Координацияләү советы әгъзасы.
2007 елдан — Казан шәһәренең студентлар эзләү отрядлары берләшмәсе җитәкчесе.
2016 елдан — Татарстанда хәрби-тарихи хәрәкәтне үстерү белән шөгыльләнә.
2019 елдан — «Форпост» республика җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр формированиеләре үзәге директоры.
2024 елның сентябреннән — VII чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты әгъзасы[6].
Дәүләт бүләкләре
- Россия Федерациясе Оборона министрлыгының «Эзләнүләрдәге активлыгы өчен» тамгасы (2006 );
- Россия Федерациясе Оборона министрлыгының III дәрәҗә «Эзтабарлык хәрәкәтендәге уңышлары өчен» тамгасы (2009 );
- «Ватанпәрвәрлек өчен» тамгасы (2010);
- Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының «Татарстан Республикасы дәүләт яшьләр сәясәте өлкәсендә актив эшчәнлеге өчен» мактау тамгасы (2011);
- Россия Федерациясе Президенты Рәхмәте (2013);
- «Беренче өч тапкыр Советлар Союзы герое А.И. Покрышкин» Россия ДОСААФ медале (2013);
- Казан шәһәре Мэры Рәхмәте (2017, 2021);
- Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгының «Татарстан Республикасы Дәүләт яшьләр сәясәтен гамәлгә ашырудагы казанышлары өчен» алтын билгесе(2022);
- Самара өлкәсе губернаторының Рәхмәт хаты (2017);
- «Росмолодежь»ның «Яшьләр вакыты» милли премиясе кысаларында «Яшьләр остазы» исеме (2022);
- «Безнең заман Геройлары» иҗтимагый премиясе җиңүчесе (2022).
Искәрмәләр
- ↑ Камалетдинов Тимур Ренатович // www.tatcenter.ru, [Тикшерелгән 20 июнь 2025]
- ↑ Никифорова Людмила. Депутат Госсовета Тимур Камалетдинов рассказал об истории военной формы. www.laishevskyi.ru (11 февраль 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 20 июль 2025.
- ↑ Тимур Камалетдинов, «Форпост»: «Мне хочется помогать моей стране» // www.tatarstan.top, [Тикшерелгән 20 июнь 2025].
- ↑ Елизавета Черкина. «Каждый понимает, зачем он там нужен». www.kazved.ru (27 сентябрь 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 20 июнь 2025.
- ↑ Камалетдинов Тимур Ренатович. tatar-inform.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 24 июнь 2026.
- ↑ Камалетдинов Тимур Ренатович. rt-online.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 24 июнь 2026.