Канбәк

КанбәкБашкортстанның Миякә районынындагы татар авылы, Богдан авыл советына карый. 2010 ел җанисәбен алу буенча биредә 474 кешенең яшәве мәгълүм.[1] Хуҗалыклар саны - 157. Татарлар, тулы булмаган мәгълүмат буенча – 76% (2002).

Тарихи мәгълүмат

Канбәк беренче кат 1729 елны искә алына. Авылны Казан артыннан килгән кешеләр нигезли. 1850 белән 1880 еллар арасында алар янына Чуенчы һәм Базгыя авыллары кешеләре күченә.

Демографик хәл

2002[2] 2009[2] 2010[1]
524 557 474

Социаль тармак һәм җитештерү тармагы

«Каныбәк» АХ ҖЧҖ идарәсе, машина-тракторлар төзәтү мастерскойлары, товар-сөтчелек фермасы, ындыр, ягулык салу станциясе, тулы булмган урта мәктәп, мәдәният йорты, китапханә, ФАП[3], кибетләр, балалар бакчасы. Урман хуҗалыгы, Миякә Балык ширкәте.

Атаклы кешеләр

Географик урынлашу

Искәрмәләр

  1. 1 2 Численность населения по населенным пунктам Республики Башкортостан, archived from the original (PDF) on 2014-08-20, retrieved 2013-05-12 
  2. 1 2 Башкортостан Республикасының муниципаль районнары турындагы бердәм электрон белешмәсе — Excel форматындагы кушымта 2016 елның 4 март көнендә архивланган..
  3. фельдшерлык-акушерлык ноктасы

Тема буенча өстәмә