Җилдәр
Җилдәр — Башкортстанның Миякә районындагы татар авылы. 2010 ел җанисәбен алу буенча биредә 890 кешенең яшәве мәгълүм. Авыл советы үзәге.
Демография
Социаль тармак
Мәдәният-мәгариф-медицина объектлары – урта мәктәп, балалар бакчасы, амбулатория, даруханә, авыл мәдәният йорты, почта бүлеге, телефон челтәр бүлеге, Бишбүләкнең саклык банкы филиалы, район хастаханәсенең психоневрология бүлеге, олы яшьтәгеләрне социаль яктан хезмәтләндерү үзәге, участок ветеринар дәваханәсе, сөт җыю пункты, кибетләр. Авыл җирлеге буенча 2 СПК: «Октябрь», «Урал», 3 урта мәктәп, 2 башлангыч мәктәп, 2 балалар бакчасы, 4 фельдшер-акушерлык пункты, 2 авыл мәдәният йорты, сөт җыю ноктасы.[1]
Җитештерү тармагы
СПК «Октябрь», Миңнегалиев КФХ (фермер хуҗалыгы - дуңгызчылык), Абдуллин КФХ (агач эшкәртү).
Атаклы кешеләр
- Тимурбәк Дәүләтшин (1904-1983)
- Вәлиәхмәт Үтәй – Татар дәүләт филармониясенең джаз-коллективы сәнгать җитәкчесе Рөстәм Үтәйнең атасы.
- Азат Магазов (1926, Баязит) - язучы, БАССР атказанган мәдәният хезмәткәре (1993) - 1943 елда Җилдәр урта мәктәбен тәмамлый, шуннан әрмегә алына, Бөек Ватан сугышында катнаша.
- Мөхәммәт Сәлимов (1925-2000), Социалистик Хезмәт Каһарманы.
- Кәрәм Яппаров (1924-2016), Социалистик Хезмәт Каһарманы.
Географик урынлашу
- район үзәгенә кадәр (Кыргыз-Миякә): 37 км
- тимер юл станциясенә (Аксеново): 80 км
Искәрмәләр
- ↑ Җилдәр авыл советы (рус телендә)(үле сылтама)