Карабалык

Карабалык (лат. Tinca tinca) — карплылар гаиләсендәге төче су балыгы. Европа белән Себер сулыкларында киң таралган. Идель бассейны елгаларында да очрый. Озынлыгы 63 см га кадәр һәм 7,5 кг авырлыкка кадәр җитәргә мөмкин.

Аның озынлыгы 20—40 см, авырлыгы 600—800 г. Яшәвенең 3-4 нче елында җенси җитлегә. Май — июльдә су температурасы 18-20 °C булганда уылдык чәчә. Үрчемлелеге 230-400 мең бөртек уылдык. 10 ел яшиләр.

Карабалык бөҗәк, суүсем, моллюсклар, кысласыманнар белән туклана.

Lín obecný (3).jpg

Төркемнәр