Кара тилгән

Файл:Milvus migrans distr.png
Кара тилгәннең таралган өлкәсе. Кызгылт сары: фәкать җәен, яшел: ел буе, күк: фәкать кышын

Кара тилгән (лат. Milvus migrans) — карчыга кошлар семьялыгының чын тилгәннәр ыругының ерткыч кош. Россия һәм Татарстанда очрый.

Тасвир

Гәүдә озынлыгы 50–60 см, авырлыгы 800–1100 г, канат озынлыгы 41–51 см, канатлар колачы 140–155 см. Тешеләр иркәкләрдән бераз зуррак. Үсеп җиткән кошларның төсе: арка карасу көрән, түбә кайвакыт аксыл карасу таплар белән, чылгый каурыйлар карасу көрән, койрык каурыйлары көрән аркылы бизәк белән, корсак көрән еш кына җирәнсу төсмер белән. Томшык һәм аяклар сары. Төсле катлау аксыл-көрән яки сарылы-көрәнле.