Карлыгач (авыл карлыгачы, йорт карлыгачы, лат. Hirundo rustica) — карлыгач кошлар гаиләлегенә керүче кош, Аурупада, Азияда, Африкада һәм Америкада таралган. Башка карлыгачлардан озын койрыгының чәнечке формасындагы ерыгы, сыгылмалы озын очлы канатлары белән аерыла.
Бөҗәкләр: чебен, чикерткәләр, черкиләр, коңгыз һәм башка очучы бөҗәкләр белән туклана. Аларны очып барган вакытта аулый.