Карл Яльмар Брантинг
Карл Яльмар Брантинг (швед. Karl Hjalmar Branting; 23 ноябрь 1860 ел Стокһольм – 24 февраль 1925, шунда ук) — швецияле сәясәтче, социаль-демократик фиркадан Швециянең беренче премьер-министры.
Тәрҗемәи хәле һәм сәяси эшчәнлек
Карл Яльмар Брантинг Швециянең социаль-демократик фиркасына (ШСДФ), Икенче Интернационалга нигез салучыларның һәм аларның лидерларының берсе. 1887-1917 елларда «Сосиаль-демократен» («Social-Demokraten») газетасының мөхәрире. 1896 елдан риксдаг депутаты. 1907 елдан ШСДФ башкарма комитеты рәисе.
1880-еллардан рус инкыйлабчыларына ярдәм итә. Февраль инкыйлабыннан соң Петроградта кунак була, ләкин Октябрь инкыйлабын зур нәфрәт белән каршылый.
1920, 1921-1923 һәм 1924-1925 елларда ул премьер-министр була. Ул ШСДФны реформачыл юлда алып бара һәм фирканың инкыйлабчылар канаты белән көрәшә. Ул Берн интернационалын оештыруда катнаша.
1921 елда Тынычлык өчен Нобель премиясе белән бүләкләнә.
Карл Яльмар Брантинг 1925 елның 24 февралендә Стокһольмда вафат була.
Шулай ук карагыз
Искәрмәләр
- ↑ Брантинг Карл Яльмар // Большая советская энциклопедия (рус.): [в 30 т.] / под ред. А. М. Прохоров — 3-е изд. — М.: Советская энциклопедия, 1969.
- ↑ K Hjalmar Branting (шевит.) — 1917.
- ↑ 1 2 3 Branting, Karl Hjalmar, f. 1860 i Stockholm, redaktör // Folkräkningar (Sveriges befolkning) 1890 (шевит.) — Riksarkivet.
- ↑ 1 2 3 Branting, Karl Hjalmar, f. 1860 i Klara Stockholms stad, Redaktör // Folkräkningar (Sveriges befolkning) 1900 (шевит.) — Riksarkivet.
- ↑ 18601123 Branting, Karl Hjalmar // Swedish death index
- ↑ 1 2 3 4 Branting i Stockholm, K Hjalmar // Two-Chamber Parliament 1867-1970. — Т. 1. — С. 67.
- ↑ Karl Hjalmar, f. 1860 i Stockholm, Studerande // Folkräkningar (Sveriges befolkning) 1880 (шевит.) — Riksarkivet.