Кармен Амайя

Кармен Амайя (исп. Carmen Amaya; 2 ноябрь 1913, Барселона19 ноябрь 1963, Багур) — Испания биючесе, җырчы, киноактриса, фламенко биүнең легендар башкаручысы.

Тәрҗемәи хәле

Чыгышы буенча чегәннәрдән. Гитарачы Франсиско Майяның (кушаматы Эль Чино, Кытай) кызы. Алты яшеннән бии башлый, атасы белән бергә Барселонаның «Җиде капу» ресторанында чыгыш ясый. Аның талантын Каталониянең сәнгать тәнкыйтчесе Себастьян Гаш тәүгеләрдән булып сизеп кала. 1923 елда Мадридта чыгыш ясый. 1929 елда Парижда дебюты була, биредә зур казанышларга ирешә һәм Ракель Мельер труппасы составында бии.

undefined

1936 елдан чит илләрдә яши һәм гастрольләрдә йөри — Португалия, АКШ, Франция, Бөекбритания, Көньяк Африка, Латин Америкасы илләрендә чыгыш ясый. Аның чыгышларын Артуро Тосканини һәм Леопольд Стоковский югары басалай. 1935 елда кинода төшә, «Таранто гаиләсе» (1963, «Ромео һәм Джульеттаның» чегән версиясе) фильмындагы соңгы кинороле — иң билгелесе. 1944 елда АКШ президенты Франклин Рузвельт, ә 1953 елда АКШ президенты Гарри Трумэн чакыруы буенча Ак Йортта чыгыш ясый.

1947 елда Испаниягә кайта. Туган илендә уңыш белән чыгыш ясый һәм чит илләргә гастрольләр белән чыга. 1963 елның 19 ноябрендә вафат була. Барселонада Монжуик зиратында җирләнгән.

Хәтер

1966 елда Барселонаның Монжуик паркында (хәзер Хуан Бросса паркы) Кармен Амайяга һәйкәл ачыла.

1959 елда аның хөрмәтенә Кармен Амайя фонтаны куела.

Искәрмәләр

  1. Carmen Amaya — ISBN 978-84-7290-636-5
  2. Internet Movie Database (ингл.) — 1990.
  3. Carmen Amaya // Internet Broadway Database (ингл.) — 2000.

Әдәбият

  • Hidalgo Gómez F. Carmen Amaya. Barcelona: Estudios P. M., 1995
  • Sevilla P. Queen of the gypsies: the life and legend of Carmen Amaya: flamenco in the theater age, 1910—1960. San Diego: Sevilla Press, 1999

Сылтамалар