Каталин Новак
Каталин Ева Верешне-Новак (маҗар. Veresné Novák Katalin Éva; 1977 елның 6 сентябре, Сегед, Маҗарстан) — Маҗарстан сәясәтчесе. 2022 елның 10 маеннан
Маҗарстан президенты. 2017 елдан Фидес партиясе Вице-рәисе. 2018 елдан Маҗарстан Милли Җыены депутаты. Гаилә, яшьләр һәм халыкара мөнәсәбәтләр буенча Дәүләт секретаре (министр). Почёт легион ордены кавалеры (2019). Польша Республикасы каршындагы казанышлары ордены командоры (2019).
Тәрҗемәи хәле
Каталин Новак 1977 елның 6 сентябрендә Сегед шәһәрендә туа.
1996—2001 елларда Корвин университетында икътисад өйрәнә. 2001—2004 елларда Сегед университетында һәм Көнбатыш Париж — Нантер-ля-Дефанс университетында хокук өйрәнә.
2017 елда Виктор Орбан җитәкләгән Фидес партиясе вице-рәисе була.
Парламент сайлаулары нәтиҗәләре буенча 2018 елның 8 апрелендә Маҗарстан Милли Җыены депутаты итеп сайлана.
Чит ил эшләре министрлыгында эшләгән. 2010 елда министр киңәшчесе була. 2012 елда Золтан Балог җитәкчелегендә Маҗарстан хезмәт ресурслары министрлыгы советын җитәкли. Француз телле илләр эшләре буенча дәүләт министры вазыйфасын башкара. 2018 елның 18 маенда оештырылган премьер-министр Виктор Орбан җитәкчелегендәге Орбанның дүртенче Кабинеты составында Миклош Каслер җитәкчелегендәге Маҗарстаның хезмәт ресурслары министрлыгында гаилә, яшьләр һәм халыкара мөнәсәбәтләр эшләре буенча Дәүләт секретаре (министр) вазыйфасын ала.
Бөтендөнья гаиләләр конгрессының даими катнашучысы булып тора. Конгресста катнашучылар традицион гаилә кыйммәтләрен ныгыту өчен чыгыш ясыйлар.
Маҗарстан Милли банкы хезмәткәре Иштван Вереш (Veres István Attila) белән кияүдә, өч баласы бар: кызы Ката (Kata, 2008) һәм уллары Адам (Ádám, 2004) һәм Тамаш (Tamás, 2006).
Искәрмәләр
- Novák, Katalin (Fidesz) (ингл.). Hungarian National Assembly (2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 май 2020.