Каттис Альстрём

 

Каттис Альстрём (швед. Katarina Sofie «Kattis» Ahlström, 9 июнь 1966 ел) — швед журналисты, телевидение алып баручысы, балалар хокукын яклаучы BRIS оешмасының элеккеге генераль секретаре.

Тәрҗемәи хәле

Катарина Софие «Каттис» Альстрём 1966 елның 9 июнендә Швециянең Гётеборг шәһәрендә туган, Люндта табиб Ханс Альстрём (1939-2005) һәм Анн-Кристин Альстрём Экберг (1939-2005) гаиләсендә үсә. Аның олы апасы — Габриэлла Альстрём һәм энесе — Фредрик Альстрём бар[2].

Бала чактан классик музыкант булу турында хыяллана; Каттис виолончелдә һәм фортепианода уйный, шулай ук университетта музыка өйрәнә, әммә кулының җәрәхәтләнүе аркасында икенче юнәлешне алырга мәҗбүр була[3].

Үз карьерасын Клаэс Окесон (Claes Åkeson) белән бергә швед телевидениесында «7-нән 9 га кадәр» күңел ачу программасы алып баручысы булып башлый.

2000 елдан алып Андерс Лундин (Anders Lundin) белән бергә Глобен Стокгольм аренасында Евровидение тапшыруын алып бара[4].

2003-2005 елларда ул «TV-huset» (ТВ-йорт) программасын алып бара, 2005 елда шушы программа өчен ул Kristallen «Иң яхшы хатын-кыз-телевидение алып баручысы» премиясенә лаек була. Melodifestivalenда һәм телевидениеда хәйрия гала-концертларда конферансье буларак эшли.

2009 елда ул телевидениега TV4 Плюс каналындагы «Kattis & Company» программасына кайта, шулай ук 2009-2011 елларда «Kattis & Company» гәҗитенең баш мөхәррире булып эшли. 2006-2010 елларда популяр «Icakuriren» көндәлек журналының баш мөхәррире була[5].

2012-2015 елларда балалар хокукын яклаучы BRIS оешмасының генераль секретаре вазифасын башкаручы (швед. Samhället Barnens rätt i)[6], шулай ук Lilla barnets fond (Кечкенә балалар фонды)[7], Rädda Barnen (Балаларны коткарыгыз) фондларында[8] һәм ООНның ЮНФПА халыклар яшәү өлкәсе фондында катнаша[9].

2015 елның көзендә Нобель лауреатларына багышланган Nobelstudion программасының дүрт чыгарылышын үткәрү өчен Каллис SVT каналына кайта[10][11].

искәрмәләр

  1. Internet Movie Database (ингл.) — 1990.
  2. Hans Ahlström har avlidit (sv-SE), HD. 8 март 2018 тикшерелде.
  3. Kattis Ahlström - mitt i musiken (sv-SE), Sydsvenskan. 8 март 2018 тикшерелде.
  4. Bakker, Sietse The end of a decade: Stockholm 2000. European Broadcasting Union (21 декабрь 2009). Мөрәҗәгать итү датасы: 27 гыйнвар 2010.
  5. "Jag måste smälta det här". Мөрәҗәгать итү датасы: 8 март 2018.
  6. Barnens Rätt i Samhället. Мөрәҗәгать итү датасы: 8 март 2018.
  7. Kattis Ahlström. Мөрәҗәгать итү датасы: 8 март 2018. Архивировано 26 июнь 2017 года.
  8. Wayback Machine. Мөрәҗәгать итү датасы: 8 март 2018. Архивировано 22 декабрь 2010 года.
  9. UNFPA Europe - Four Nordic Goodwill Ambassadors to Visit Mozambique, archive.is. 8 март 2018 тикшерелде.
  10. Kattis Ahlström gör comeback i SVT  [швед.], Expressen. 8 март 2018 тикшерелде.
  11. TT Spektra (19 september 2015). ”Kattis Ahlström tillbaka i SVT”. Folkbladet. Läst 10 december 2015. Мөрәҗәгать итү датасы: 25 апрель 2021. Архивировано 9 март 2018 года.