Кәмал Кылычдароглу

Кәмал Кылычдароглу (төр. Kemal Kılıçdaroğlu, тугандагы исеме Кәмал Карабулут (төр. Kemal Karabulut; Пустой шаблон {{ВД-Преамбула}}) ― Төркия икътисадчысы, пенсиядәге дәүләт хезмәткәре һәм социал-демократ сәясәтчесе. 2010 елдан бирле Төркиянең иң зур оппозиция партиясе ― Республика халык партиясе (CHP) лидеры. 2002 елдан Төркия парламенты әгъзасы. 2023 ел сайлауларында берләшкән оппозициядән Төркия Президентлыгына кандидат.[1]

Тәрҗемәи хәле

1948 елның 17 декабрендә Төркиянең Тунҗели[d] провинциясе Назымие шәһәрендә туган. 1971 елда Әнкарада Икътисад һәм коммерция академиясен (Гази университеты) тәмамлаган, соңыннан бер ел Франциядә стажировка үткән. Француз телен камил белә. 1983 елда Керемнәр буенча генераль идарәгә билгеләнә, анда бүлек башлыгыннан алып генераль директор урынбасарына кадәр күтәрелә.[2]

1991 елда Һөнәрчеләрне һәм кече эшмәкәрләрне социаль яклау фондының генераль директоры итеп билгеләнә. 1992 елда СК генераль идарәсенә (Төркиянең Социаль иминият фонды) күчә, соңыннан Төркиянең хезмәт һәм социаль яклау министры урынбасары ярдәмчесе булып эшли. 1994 елда «Ekonomik Trend» журналы аны «Елның дәүләт чиновнигы» итеп сайлый. 1999 елның гыйнварында үз теләге белән ССК генераль директоры вазифасыннан пенсиягә чыга.

Күләгәле икътисадка каршы көрәш буенча махсуслаштырылган комиссия белән җитәкчелек итә, Әнкарадагы Хаҗәттәпә университетында укыта, Türkiye Iş Bankası банкының идарәче советы әгъзасы вазифаларын башкара.

2002 елның 3 ноябрендә Төркиянең XXII чакырылыш Бөек Милләт Мәҗлесенә[d] сайлауларда Истанбулдан Республика халык партиясе депутаты итеп сайлана. 2007 елның 22 июлендә Истанбулдан яңадан сайлана һәм парламентта партия төркеме җитәкчесе була.

2009 елда Истанбул мэры вазифасына Республика халык партиясе кандидаты була, 36,8 % тавыш җыя[3].

2010 елның 22 маенда узган партиянең XXXIII съездында Дениз Байкал[d] отставкасыннан соң, Республика халык партиясе рәисе итеп сайлана. Кылычдароглу кандидатурасы өчен 1250 делегатның 1246сы тавыш бирә, бу партия тарихында рекорд була.[4]

2017 елда бәхәсле конституция буенча референдум[d] алдыннан Кылычдароглу Төркия Президентының хакимият вәкаләтләрен шактый арттырган Конституциягә төзәтмәләр кабул итүгә каршы актив чыгыш ясый.[5]

Беренче тапкыр президент сайлауларында кандидат булырга теләген 2022 елның 5 сентябрендә FOX[d] телеканалының иртәнге программасында ачык итеп белдерә.[6][7]

Республика халык партиясе рәисе буларак, Кылычдароглу 2023 елның 4 февралендә Төркия Президенты вазифасына үз кандидатурасын тәкъдим итү турында игълан итә, үз партиясе штаб-фатирында «Мин Кәмал, мин барам» (төр. Ben Kemal, geliyorum!) дигән сүзләр язылган баннер элә.[8]

2023 елның 6 мартында оппозиция партияләре советы тарафыннан 2023 елгы президент сайлауларында Төркия президентлыгына кандидат итеп расланган.[9]

Гаиләсе

Хатыны Селви (Гүндүз)[tr] (рәсми булмаган исеме Севим, 1952 елгы). 1974 елда өйләнешкәннәр, өч баласы бар: кызлары Аслы (Aslı) һәм Зәйнәп (Zeynep), улы Кәрәм[tr] (Kerem, 1983 елгы).[10]

Искәрмәләр

  1. SULEYMANOV. Telegram. Мөрәҗәгать итү датасы: 7 март 2023.
  2. Автобиография на сайте Республиканской народной партии. Мөрәҗәгать итү датасы: 10 октябрь 2018. Архивировано из оригинала 21 сентябрь 2011 года.
  3. FT.com / Europe — Turkish Gandhi chosen to lead opposition. Мөрәҗәгать итү датасы: 17 апрель 2011. Архивировано 25 май 2010 года.
  4. CHP'de tarihi kurultay (төрек теле), Habertürk (2010-05-22). 17 апрель 2011 тикшерелде.
  5. Желтов М. В. Конституционный референдум в Турции: восход Эрдоганского султаната. ИнтерИзбирком. Аналитический портал о выборах в мире (19 май 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 19 май 2017. Архивировано 24 февраль 2020 года.
  6. Kemal Kılıçdaroğlu'nun 'adaylığa hazırım' sözlerine 6'lı masadan yanıt geldi (төр.). www.cumhuriyet.com.tr. Мөрәҗәгать итү датасы: 6 апрель 2023.
  7. Kılıçdaroğlu’nun 'Adaylığa hazırım' mesajı, 6’lı masada nasıl yorumlandı? (төр.). BBC News Türkçe (6 сентябрь 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 6 апрель 2023.
  8. CHP’den İYİ Parti’ye üstü kapalı tehdit: Sabrımızı taşırmasınlar (төр.). Ahaber. Мөрәҗәгать итү датасы: 6 апрель 2023.
  9. Турецкая оппозиция назвала соперника Эрдогана на выборах президента, РБК (2022-03-06).
  10. Turkey’s opposition: A new Kemal: Kemal Kilicdaroglu gives new hope to the Turkish opposition 2011 елның 29 апрель көнендә архивланган., he is an alevi by The Economist, dated May 27th 2010, ANKARA

Сылтамалар