Кисекбаш (мәгънәләр)
Кисекбаш — күпмәгънәле сүз.
- Кисекбаш — татар фольклоры һәм язма әдәби әсәрләр персонажы.
- Кисекбаш китабы — XIV-XV гасырларда иҗат ителгән төрки-татар дини-дидактик әдәбияты ядкәре.
- Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш — Габдулла Тукайның сатирик поэмасы (1908).
- «Кисекбаш» — композитор Рәшит Гобәйдуллин иҗат иткән балет (1958).
- «Кисекбаш» — татар телендәге мультфильм (2010).
- Кисекбаш — күбәләкнең бер төре (рус. адамова голова).