Кожаевка
Кожаевка — Татарстан Республикасының Спаск районындагы авыл.
Халык саны — 173 тирәсендә. Вакыт зонасы — MSK (Мәскәү вакыты) яки UTC+3. Почта индексы — 422854.
Тарих
1710 елда нигезләнгән.
Кожаевка авылы Спас районында, Актай елгасы буенда, Болгар шәһәреннән төньяк-көнчыгышка таба 60 км.ераклыкта урнашкан. 20 нче гасыр башында авылда чиркәү-мәхәллә мәктәбе(1885 нче елда ачылган), 3 тегермән, 2 вак лавкалар эшли.Бу чорда авыл җәмгыятенең җир биләмәсе 1471,4 дисәтинә тәшкил итә. 1920 елга кадәр авыл Казан губернасы Спас өязе Николо-Пичкас волостена керә. 1920 елдан башлап Татарстан АССР Спас кантоны составында, ә 10.08.1930 елда Спас районына керә.Үзгәртүләр аркасында 1935 елның 1 апреленнән 04.10.1991 нче елга кадәр - Куйбышев районында.1991 едан хәзерге көнгә кадәр авыл яңадан Спас районында.Халык саны: 1782 елда - 190 ир - ат җенесе, 1859 елда - 457, 1897 елда - 847, 1908 елда - 900, 1920 елда - 873, 1926 елда - 503, 1938 елда - 484, 1949 елда - 362, 1958 елда - 423, 1970 елда - 293, 1979 елда - 250, 1989 елда-237 кеше.2002 елда-188 кеше (рус).
Халык кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.
Авылда урта мәктәп, мәдәният йорты, китапханә,ФАП, кибетләр бар.
Демография
Климат
| Тәүлек буена һаваның уртача температурасы | ||||||||||||
| Гый | Фев | Мар | Апр | Май | Июн | Июл | Авг | Сен | Окт | Ноя | Дек | Ел |
|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
| -10.3 °C | -10.4 °C | -5.4 °C | 5.5 °C | 14.3 °C | 19 °C | 20.9 °C | 18.5 °C | 12.8 °C | 5 °C | -3.9 °C | -9.5 °C | 4.7 °C |
Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[1]. Уртача еллык һава температурасы 4.7 °C.[2]
Искәрмәләр
Чыганаклар
- Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.