Балымер

БалымерТатарстан Республикасының Спаск районындагы авыл.

Халык саны — 156 тирәсендә. Вакыт зонасы — MSK (Мәскәү вакыты) яки UTC+3. Почта индексы — 422846.

Тарих

Авыл бик борынгылардан: Идел буе Болгары чорында ук нигезләнгән. Руслар 17 йөзнең 2 нче яртысында килеп урнаша. 1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крәстияннәре (элек кенәз Баратаевларның крепостнойлары) катлавына керә, игенчелек, терлек үрчетү, поташ заводы өчен чимал әзерләү белән шөгыльләнә. 20 йөз башында Балымерда зимства мәктәбе, зур пар (1874 тә төзелә), 3 җил һәм 1 ярма ярдыру тегермәне, тимерчелек, 4 вак-төякләр кибете, пристән эшли. Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 336 дисәтинә тәшкил итә. 1920 елга кадәр Казан губернасының Спас өязе Өчкүл волостена керә. 1920 дән — ТАССРның Спас кантонында. 1930 елның 10 августыннан — Спас (1935-91 дә — Куйбышев) районында.

Демография

Халык саны
1859 1897 1908 1920 1926 1938 1949 1958 1970 1979 1989 2002 2010
539 890 1085 1690 1379 936 644 548 405 271 171 184 156

Төп милләтләр (1989 елгы җанисәп буенча): руслар.

Климат

Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-10.3 °C -10.4 °C -5.4 °C 5.5 °C 14.3 °C 19 °C 20.9 °C 18.5 °C 12.8 °C 5 °C -3.9 °C -9.5 °C 4.7 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[1]. Уртача еллык һава температурасы 4.7 °C.[2]

Икътисад

Халкының төп шөгыле — кырчылык, мөгезле эре терлек асрау.

Мәгариф

Башлангыч мәктәп.

Мәдәният

Клуб. Китапханә.

Археологик истәлекләр

Авыл янында Балымер археологик комплексы сакланган.

Шулай ук кара

Чыганаклар

  • Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.