Кожикоде янында Boeing 737 һәлакәте

Кожикоде янында Boeing 737 һәлакәте2020 елның 7 августында Air India Express 1344 рейсы (ингл. Air India Express Flight 1344, гарәп. 1344 طيران الهند إكسبريس الرحلة‎) белән Һиндстанның Кожикоде шәһәре һава аланы янында булган авиация һәлакәте, очкыч казасы. «Һиндстан халыкара һава юллары» (ингл.  Air India Express) авиаширкәтенең Boeing 737-8HG(SFP) очкычы ДубайКожикоде маршруты буенча AXB1344 халыкара рейсын башкарган, ләкин билгеләнгән пунктта утырганда очкыч аэропортның очып китү-очып төшү полосасыннан читкә очып чыгып, һәлакәткә тарый[1][2][3]. Очкыч, очып китү-төшү полосасыннан (ВВП) чыккач, аның артындагы тарлавыкка төшеп китеп, корпусы өлешчә җимерелгән, фюзеляж ике өлешкә аерылган (сынган)[4]. Очкыч бортында 184 пассажир һәм экипажның алты әгъзасы, барлыгы 190 кеше булган, 20 кеше, шул исәптән ике очучы да, һәлак булган, дип исәпләнә[5][6].

Мәгълүмат

Мәгълүм булганча, очучылар очкычны ике тапкыр җиргә утыртырга омтылыш ясый[7], шулай ук утыртуга зур тизлек белән керә. Төшәр алдыннан очкыч аэропорт өстендә берничә әйләнеш ясый.

Үлгәннәр Исән калганнар Барлыгы
Пассажирлар Экипаж Пассажирлар Экипаж
18 2 166 4 190

Корбаннар

Әлеге рейс белән коронавирус пандемиясе аркасында чит илдә калган һиндстанлылар ватанына кайткан булган[8]. Очкыч бортында 190 кеше: 184 пассажир, 4 бортпроводник һәм 2 пилот булган[9]. Ике пилот һәм, ким дигәндә, 20 кеше үлгән, 137се яраланган, шуларның 15е, хәбәр ителгәнчә, бик авыр хәлдә.

Коткару операциясе

Беренчел коткару операцияләрен башкару өчен җирле полиция һәм янгын сүндерүчеләр җәлеп ителә[10]. Һиндстан эчке эшләр министры Амит Шаһ  [ингл.] табигый бәла-казаларга каршы көрәшүче милли көчләргә афәт булган урынга тизрәк килеп, коткару операцияләрен үткәрүдә ярдәм итәргә боера[11]. Эвакуация 4 сәгать эчендә башкарылган. Зыян күрүчеләр МИМС хастаханәсендә һәм Каликуттагы балалар мемориаль хастаханәсендә дәвалана[12].

Тикшерү

Һиндстан Гражданнар авиациясенең баш идарәсе авиакатастрофа факты буенча тикшерү эшен башлаган[13].

Искәрмәләр

  1. Air India plane overshoots Karipur’s table top runway, drops into gorge; 20 dead (ингл.). Hindustan Times (7 август 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 7 август 2020.
  2. Breaking: Air India Express Boeing 737 Crashes Whilst Landing In Kozhikode [неопр.]. Simple Flying (7 август 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 7 август 2020.
  3. 17 Dead Including Both Pilots After Plane Breaks In Two In Kerala. NDTV.com. Мөрәҗәгать итү датасы: 7 август 2020.
  4. Air India Plane Crash Live News: Air India Express flight from Dubai over shoots table top runway (ингл.). The Economic Times. Мөрәҗәгать итү датасы: 7 август 2020.
  5. Kerala plane crash: At least 14 dead and several injured as aircraft 'splits in two' at airport (ингл.). Sky News. Мөрәҗәгать итү датасы: 7 август 2020.
  6. By <a href="/profiles/meg-wagner">Meg Wagner</a> and <a href="/profiles/veronica-rocha">Veronica Rocha</a> CNN. Live updates: Air India Express crash kills at least 16 people (ингл.). CNN (7 август 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 7 август 2020.
  7. Flight Tracker Site Indicates Plane Tried To Land Twice At Kerala Airport. NDTV.com. Мөрәҗәгать итү датасы: 7 август 2020.
  8. Һиндстанда очкыч казасында 19 кеше һәлак булды. Азатлык радиосы, 8.08.2020
  9. P. S. Gopikrishnan Unnithan ThiruvananthapuramAugust 7, 2020UPDATED: August 8, 2020 05:05 Ist. Kerala: Air India flight with 190 onboard skids off runway in Kozhikode, both pilots among 19 dead (ингл.). India Today. Мөрәҗәгать итү датасы: 8 август 2020.
  10. https://twitter.com/ani/status/1291769860897136640 (рус.). Twitter. Мөрәҗәгать итү датасы: 7 август 2020.
  11. Air India jet breaks in two in Kerala killing 16 (2020-08-07). 7 август 2020 тикшерелде.
  12. P. S. Gopikrishnan Unnithan ThiruvananthapuramAugust 7, 2020UPDATED: August 8, 2020 01:34 Ist. Kerala: Air India flight with 190 onboard skids off runway in Kozhikode, both pilots among 19 dead (ингл.). India Today. Мөрәҗәгать итү датасы: 7 август 2020.
  13. Accident: India Express B738 at Kozhikode on Aug 7th 2020, overran runway and fell into valley. avherald.com. Мөрәҗәгать итү датасы: 7 август 2020.