Коин (цифрлы валюта)

Коин (ингл. coin — монета) — бу үз блокчейнында эшли торган цифрлы валюта. Коинның төп бурычы — традицион икътисадтагы акча кебек алмашу чарасы ролендә кулланылу[1][2]. 2025 елның 7 августында Россия Фәннәр академиясенең «коин» сүзен В. В. Виноградов исемендәге рус теле институтының орфографик сүзлегенә кертүе билгеле була[3].

Сыйфатлама

Коиннар бәйсез бүленгән мәгълүмат базаларында «яши». Мәсәлән, Bitcoin — Bitcoin блокчейнында, Ethereum — Ethereum да. Цифрлы валютаның үзенчәлеге үзәкләштерелмәвендә: ул дәүләтләр яки банклар тарафыннан контрольдә тотылмый, ә транзакцияләр  [рус.] челтәрдә катнашучылар тарафыннан тикшерелә. Яңа коиннар криптовалюта челтәре беркетмәсе кагыйдәләре буенча майнинг процессы аша барлыкка килә[4].

Коиннарның функцияләре

Цифрлы валютаның функционалы традицион икътисадтагы акча функционалына охшаш[5]:

  • Криптовалюталар  [рус.] кулланучылар арасында арадашчылардан башка акчаларны куркынычсыз һәм арзанлы онлайн-күчерү мөмкинлеген тәэмин иткәннәр;
  • Коиннарны инвестицияләр сыйфатында бәясе үсешенә исәп тотып сатып алганнар;
  • Челтәр эшен тәэмин итү: ETH коиннары Ethereumда смарт-контрактлар өчен түләүдә файдаланылган;
  • Стейкинг  [рус.]: челтәрнгә булышлык йөзеннән һәм бүләк алу өчен коиннарны «туңдыру», мәсәлән Cardano.

Популяр системалар

2025 елда цифрлы валюталарның берничә мең төре исәпләнә. Иң популярлары[6]:

  • Bitcoin (BTC): 2009 елда барлыкка килгән беренче коин. Түләү чарасы һәм инвестиция активы буларак кулланыла;
  • Ethereum (ETH): смарт-контрактлар өчен платформа, коин ETH кушымталарның эшен тәэмин итә;
  • Litecoin (LTC): биткоинның тиз транзакцияле «җиңелләштерелгән» версиясе;
  • Monero (XMR): күчермәләрдә анонимлык көчәйтелгән коин.

Рисклар һәм чикләүләр

Криптовалюталар белән шөгыльләнүче инвесторлар берникадәр рисклар һәм чикләүләр белән очраша[2]:

  • Үзгәреп тору: коиннарның бәясе кискен үзгәрергә мөмкин;
  • Регулятор тыюлар: Россиядә коиннарны түләү чарасы буларак куллану рөхсәт ителмәгән;
  • Куркынычсызлык: транзакцияләрдәге хаталар кире төзәтеп булырлык түгел (мәсәлән, акчаларны дөрес булмаган адреска җибәрү очрагында).

Дискуссия

2025 елның 7 августында Россия Фәннәр академиясе В.В. Виноградов исемендәге рус теле институтының орфографик сүзлегенә 657 сүз кертә. Алар арасында коин, СВО, беспилотник, оперштаб, позывной, личка, движуха, пауэрбанк, раф, смузи һәм тиктокер сүзләре бар. Тулы исемлекне «Академос» порталында «добавление 2025» тамгасы белән карарга мөмкин[7].

Россия Президенты киңәшчесе һәм Президент каршындагы Мәдәният һәм сәнгать Советы президиумы әгъзасы Елена Ямпольская Россия Фәннәр академиясенең орфографик сүзлегенә яңа сүзләр кертүне шәрехләп[8]:

Махсус хәрби операция һәм аны үткәрү белән бәйле төшенчәләр, һичшиксез, теләсә нинди фәнни һәм белешмә материалларда урынлы. Тик менә ни өчен хөрмәтле хезмәттәшләр Россия Фәннәр академиясенең Рус орфографик сүзлеген ел саен әле фудшеринг, әле пауэрбанк белән тулыландыралар, гаҗәпләнәм. Рус телен чүпли генә торган англицизмнарны норматив рәвештә академик дәрәҗәдә беркетергә чынлыкта кирәкме, һәм мода кебек тиз уза торган сленгны? Дөресен генә әйткәндә, әлеге сүзлек норматив булып саналмый һәм дәүләт исемлегенә кертелмәгән.

В. В. Виноградов исемендәге рус теле институтының фәнни хезмәткәре Владимир Пахомов, академик орфографик сүзлеккә яңа сүзләр кертүне, аларның бертөрле язылуын билгеләү өчен кирәк, дип белдерә[9]:

Сүзнең орфографик сүзлектә теркәлүе, әлбәттә, сүзнең рус телендә факт буларак яшәвен күрсәтә. Ләкин орфографик сүзлекнең төп бурычы — язган кеше аны кулланырга карар кылган очракта, сүзне ничек дөрес язарга дигән сорауга җавап бирү.

Искәрмәләр

  1. Что такое coin и как коины используется в цифровой экономике (рус.). developers.sber.ru (18 декабрь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 26 сентябрь 2025.
  2. 1 2 Что такое коин: простой ответ на сложный вопрос (рус.). btc-card.com. Мөрәҗәгать итү датасы: 26 сентябрь 2025.
  3. Список новых слов 2025. Mash (7 август 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 26 сентябрь 2025.
  4. Coin | Что такое простыми словами — Крипто на vc.ru. vc.ru (10 апрель 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 26 сентябрь 2025.
  5. Coin | Что такое коины простыми словами и чем они отличаются от токенов. 14 август 2025 тикшерелде.
  6. Что такое coin и как коины используется в цифровой экономике (рус.). developers.sber.ru (13 февраль 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 26 сентябрь 2025.
  7. АКАДЕМОС (ингл.). orfo.ruslang.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 26 сентябрь 2025.
  8. Советник президента раскритиковала внесение англицизмов в словарь РАН. РБК (8 август 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 11 август 2025.
  9. В РАН объяснили внесение новых слов в орфографический словарь. TACC. Мөрәҗәгать итү датасы: 26 сентябрь 2025.

Төркемнәр