Консепсьон (шәһәр, Чили)

Консепсьон (исп. Concepción; тат. лат. Konsepsion) — Чилида урнашкан шәһәр. Консепсьон исемле коммуна һәм Био-Био өлкәсенең административ үзәге. Халык саны — 212 003 кеше (2002 ел).

Коммунаның мәйданы — 221,6 км². Халык саны — 225 158 кеше (2007). Халык тыгызлыгы — 1016,06 кеше/км².

Урнашуы

Шәһәр Чили башкаласы Сантьягодан көньяк-көнбатышка таба 434 км ераклыкта урнашкан. Талькауано, Чигуайанте, Сан-Педро-де-ла-Пас, Уальпен һәм Пенко шәһәрләре белән бергә Зур Консепсьонны тәшкил итәләр. Ул илнең, халык саны буенча (666 000 кеше), икенче агломерациясе.

Коммунаның чиктәшләре:

Климат

Салкын һәм көчле Гумбольдта агымы шәһәрнең климатына нык тәэсир итә. Климат салкынча һәм дымлы, ләкин тотрыклы. Нульдән түбәнрәк температура һәм эссе — сирәк очраклар. Уртача айлык температурасы ел буена кыш көне 9,0, җәй 16,0-17,5 °С тәшкил итә. Явым-төшем елына 1400 мм тәшкил итә, бу күрсәткеч Лондонныкына карата 2 тапкыр күбрәк. Иң яңгырлы вакыт — майдан августка кадәр (аена 200—250 мм).

Кар сирәк ява һәм тиз эри.

Консепсьон (Чили) климаты
Күрсәткеч Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
Абсолют максимум, °C 28,8 32,4 30,4 26,8 24,7 21,8 21,7 24,9 28,4 27,2 27,5 33,2 33,2
Уртача максимум, °C 22,1 21,8 20,3 17,9 15,3 13,4 12,9 13,6 14,9 16,6 18,7 20,9 17,37
Уртача температура, °C 16,9 16,5 15,0 12,9 11,5 9,8 9,2 9,7 10,7 12,2 14,0 16,0 12,87
Уртача минимум, °C 11,1 10,9 9,6 8,4 8,0 6,6 5,9 6,0 6,5 7,6 8,9 10,5 8,33
Абсолют минимум, °C 1,4 4,8 1,0 −1 −1,4 −1,3 −3 −1,8 −0,8 0,2 0,1 1,5 −3
Явым-төшем нормасы, мм 1130,6
Чыганак: Meteo Chile, Información climatológica de estaciones chilenas, December 2013

Тарих

Шәһәргә 1550 елның октябрендә Чилиның беренче губернаторы Педро де Вальдивией Био-Био елгасы тамагында нигез сала.

Консепсьон каласы 2010 елда җир тетрәүдән күп зыян күрә.

Демография

Милли статика институты халык санын исәпкә алган мәгълүматларга караганда коммунаның халык санын 225 158 кеше тәшкил итә, шуларның 108 794 ир-ат, 116 364 хатын-кыз.

Коммунаның халкы Био-Био өлкәсенең 11,36 % халкын тәшкил итә: 2,29 % авыл, 97,71 % - шәһәр халкы.

Күренекле урыннары

Консепсьонда 4 университет урнашкан.

Танылган кешеләре

Галерея

Чыганаклар

  • Рус Википедиясе

Сылтамалар