Константин Толкачёв

Константин Борисович Толкачёв (1 март 1953, Новокузнецк, Кемерово өлкәсе, РСФСР, СССР4 май 2026, Мәскәү, Россия) — Россия дәүләт эшлеклесе, хокук белгече, Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы — Корылтае рәисе (1999—2026). «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге сәркатибенең беренче урынбасары. Башкортстанның (1997) һәм Россия Федерациясенең (2008) атказанган юристы, Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының мактаулы хезмәткәре (2000). Эчке хезмәт генерал-майоры (1998).

Тәрҗемәи хәле

Борис Толкачёв 1953 елның 1 мартында Кемерово өлкәсенең Сталинск (1961 елдан — Новокузнецк) шәһәрендә туа. ССРБ Эчке эшләр министрлыгының Рязань югары мәктәбен (1977), академиясен (1984) тәмамлый.

Хезмәт юлы

1970 елда — Кузнецк металлургия комбинатында (2003 елдан — Новокузнецк металлургия комбинаты  [рус.]) торбалар ябыштыручы ярдәмчесе.

1971—1973 елларда Совет Армиясендә хезмәт итә.

1977—1996 елларда ССРБ Эчке эшләр министрлыгы системасында җитәкче вазифаларда эшли.

1996—2003 елларда — РФ Эчке эшләр министрлыгының Уфа юридик институты башлыгы. 2003 елдан отставкада.

Иҗтимагый һәм дәүләт эшчәнлеге

1999 елдан — Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы — Корылтай депутаты (II—V чакырылышлар).

1999—2001 елларда — Россия Федерациясе Федераль Җыенының Федерация Советында конституция кануннарын чыгару комитеты әгъзасы.

1999—2001 елларда — Европа Шурасында (Страсбург, Франция) җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессы Төбәкләр палатасында Россия Федерациясе вәкиле урынбасары.

2002 елдан — Россия Федерациясе Канун чыгаручылар советы әгъзасы.

2002 елдан — Башкортстан Республикасы Президенты (2015 елдан — башлыгы) каршындагы Ярлыкау мәсьәләләре буенча комиссия рәисе, Башкортстан Республикасы Президент Советы әгъзасы.

2009 елдан — «Бердәм Россия» партиясенең Башкортстан төбәк бүлеге сәяси советының җаваплы сәркатибе[1].

2026 елның 4 маенда, 74 яшендә, озакка сузылган яман шеш авыруы һәм операциядән соңгы өзлегүләрдән вафат була[2][3].

Фәнни эшчәнлеге

Юридик фәннәр докторы (1998), профессор (1998). Россия Федерациясе Юридик фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы. Өч йөздән артык гыйльми хезмәт авторы. Фәнни тикшеренүләре дәүләт һәм хокукның гомуми теориясе, конституцион хокук һәм кеше хокуклары проблемаларына багышлана[4].

  • Кеше һәм гражданинның шәхси конституциячел хокукларын һәм ирекләрен гамәлгә ашыруның һәм анда эчке эшләр органнарының катнашуының методологик һәм хокукый нигезләре. СПб, 1997. [рус.]
  • Федерализмның сәяси проблемалары: Россия Федерациясе һәм Башкортстан Республикасы хакимияте органнарының үзара хезмәттәшлеге. Уфа, 2001. [рус.]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

  • Башкортстанның атказанган юристы (1997);
  • Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының почетлы хезмәткәре (2000);
  • Почёт ордены (2003);
  • «Башкортстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены (2003);
  • Салават Юлаев ордены (2008);
  • Россия Федерациясенең атказанган юристы (2008);
  • Дуслык ордены (2013);
  • Россия Федерациясе Президенты Рәхмәт (2015)[5];
  • Александр Невский ордены (2019)[6];
  • «Бердәм Россия» партиясенең 20 еллыгына багышланган истәлекле медаль (2023)[7];
  • I дәрәҗә Бөек Пётр ордены;
  • Андропов ордены.

Шәхси тормышы

Өйләнгән, бер кызы бар[8].

Константин Толкачёв балык тоту һәм елгалар буйлап көймәдә йөзү белән мавыккан[8].

Искәрмәләр

  1. Спикер Курултая встал во главе башкирской «бЕРлоги». fedpress.ru, 26.10.2009 [рус.]
  2. Семен ЗИМИН | Сайт «Комсомольской правды». Умер Константин Толкачев, председатель Госсобрания Башкирии (рус.). kp.ru - Сайт «Комсомольской правды». Мөрәҗәгать итү датасы: 4 май 2026.
  3. Умер председатель Госсобрания Башкирии Константин Толкачев. Коммерсантъ. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 май 2026.
  4. Р. Р. Өметбаев, М. Х. Хуҗин (тәрҗемә). Толкачёв Константин Борисович.(үле сылтама) Башкорт энциклопедиясе [рус.] [башк.]
  5. Пресс-служба Главы Республики Башкортостан. Рустэм Хамитов вручил государственные награды Российской Федерации и Республики Башкортостан. Официальный сайт Главы Республики Башкортостан. Мөрәҗәгать итү датасы: 23 гыйнвар 2017. Архивировано 2 февраль 2017 года.
  6. Путин подписал указ о награждении Константина Толкачева орденом Александра Невского. ИА Башинформ, 14.06.2019 [рус.]
  7. Башҡортостан Башлығы Константин Толкачевты 70 йәшлек юбилейы менән ҡотланы. «Башинформ» МА, 6.03.2023 [башк.]
  8. 1 2 Председатель Госсобрания – Курултая РБ Константин Толкачев. Досье (рус.). Аргументы и Факты ufa.aif.ru (28 сентябрь 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 17 ноябрь 2025. [рус.]