Отто Куусинен

Отто Вилһелм улы Куусинен (фин. Otto Ville Kuusinen, рус. Отто Вильгельмович Куусинен; 4 октябрь 1881(18811004), Лаукаа, Васа губернасы, Финляндия бөек кенәзлеге, Рәсәй империясе17 май 1964, Мәскәү, ССРБ) — Финляндия, РСФСР һәм ССРБ сәясәт эшлеклесе, язучы, марксизм теоретигы, ССРБ ФА академигы.

Тәрҗемәи хәле

Тегүче гаиләендә туган. Фин милләтеннән. Ювәскүлә шәһәрендә гимназияне, Һелсингфорста университетны (1905) тәмамлый.

  • 1921 гә хәтле Финляндиядә фирка эшендә.
  • 1921-1939 да Коминтерн Президиумы әгъзасы һәм башкарма комитетының сәркатибе.
  • 1939—1940 дә курчак «Фин Демократик Җөмһүрияте»нең хөкүмәте рәисе.
  • 1940 дан Карел-Фин ССР Югары Шурасы рәисе.
  • 1957 г. СБКФ ҮК сәркатибе.

ССРБ ЮШ депутаты (1-6 чакырылышлары). Мәскәүнең Кызыл мәйданында җирләнгән.

Гаиләсе

Отто Куусинен өч мәртәбә өйләнгән булган. 1902 дә Сайма-Паулина Дальстрөмгә өйләнгән (1924 тә аерылышканнар). Балалары: кызы Һертта-Элина (1904—1974), фин сәясәтчесе; улы Эса (1906—1949), журналист һәм тәрҗемәче, 1937 дә төзәтү-хезмәт лагерена хөкем ителгән, 1939 да азат ителгән[3]; кызы Рийкка (1908—?); улы Һейкки (1911—?), физик, Һелсинки университеты доценты; улы Танели (1913—?), пианист.

1923 тә Айно Туртиайненгә (1880—1970, 1930-елларда Коминтерн хезтмәкәре) өйләнгән. 1937 дә ул 8 ел лагерьләргә хөкем ителгән, 1947 дә янә кулга алынган, 1955 тә иреккә чыгарылган. Сорау алуларда иренә каршы ялган күрсәтмәләр бирүдән баш тартса да, ул [Куусинен] аны яклап та кармаган.

1936 дан Мария Амирагова белән яшәгән.

Искәрмәләр

  1. 1 2 Куусинен Отто Вильгельмович // Большая советская энциклопедия (рус.): [в 30 т.] / под ред. А. М. Прохоров — 3-е изд. — М.: Советская энциклопедия, 1969.
  2. Otto V. Kuusinen // Encyclopædia Britannica (ингл.)
  3. http://www.inkeri.ru/rep/peoples/?id=4389