Кызыл Октябрь татар педагогика укуханәсе

Кызыл Октябрь татар педагогика училищесыА.М. Горький исемендәге Лукоянов педагогия техникумының филиалы буларак,[1] 1990 елда Түбән Новгород өлкәсе Кызыл Октябрь районы үзәге Уразавылда ачылган, милли кадрлар – мөгаллимнәр әзерләүче дәүләт урта һөнәри мәгариф уку йорты.

Тарих

1929 елның 1 февралендә Түбән Новгород губернасы мәгариф бүлеге карары белән Починки педтехникумының мордва (эрьзя) бүлеге Лукоянов шәһәренә күчерелә һәм мөстәкыйль Лукоянов мордва (эрьзя) педтехникумы булып эшли башлый.

Лукоянов уку йорты

Уразавылдагы уку йорты

1990 елда татар мәктәпләре өчен башлангыч сыйныф укытучылары әзерләү өчен Уразавыл авылында укуханәнең филиалы ачыла. Беренче мөдире итеп Рәйхана Гарифулла кызы Айсина билгеләнә. Соңыннан Һәйнур Гарифулла кызы Бәшәрова мөдир була. Уку йорты студентлары Уразавыл кешеләре өчен һәм Кызыл Октябрь районы балалары өчен берсеннән-берсе кызыклы чаралар үткәрәләр. Түбән Новгородда һәм Казанда экскурсияләрдә булалар. Регионда татар халкының милли үзенчәлекләрен саклау һәм бөтәйтү өчен үзләреннән зур өлеш кертәләр.[3] Хәзерге директоры - Давыдов Виктор Александр улы.[4] Уку йортында 50 студент түбәндәге белгечлек ала:

  • Башлангыч сыйныф укытучысы
  • Рәсем укытучысы (өстәмә белгечлек)
  • Мәдәни-ял итү эшчәнлеген оештыручы (әйдәман)
  • Татар теле укытучысы[5]

Моны да карагыз

Чыганак

Сылтама

Искәрмәләр

  1. http://college.edunetwork.ru/52/1077/c1299/(үле сылтама)
  2. мордва сүзе төшереп калдырыла.
  3. энциклопедия.ру
  4. ЕСРП сайты
  5. белгечлекләр(үле сылтама)