Кысла (уен)

Кысла
Татар балалар уеннары.jpg
Уенчылар саны
күп
Уйнау урыны
зур бүлмә
Физик активлык
уртача

Кысла татар халык уены.

Уйнау тәртибе

Өйдә, коридорларда уйнала торган уеннарның берсе.

Санамыш ярдәмендә «кысла» сайланып куела. Аның кулларын бау яки яулык белән артка бәйлиләр. Калган балалар түгәрәкләнеп басалар. «Кысла» артка бәйләнгән куллары белән иптәшләренең берсен чеметергә теләп куып йөртә. Чеметелгән кеше «кысла» була. Уен шулай дәвам итә.

Чыганаклар