Кытай Яңа елы 2025
Кытай Яңа елы 2025 (рус. Китайский Новый год 2025) — Азия илләрендә кулланылган Көнчыгыш календаре (Кытайда Кытай календаре дип атыйлар) буенча билгеләп үтелә. Кышкы кояш торгынлыгыннан соң туган яңа айга багышлана. Григориан календаре буенча 21 гыйнвар белән 21 февраль айлары арасындагы көннәргә туры килә, 15 көн дәвам итә.
Көнчыгыш йолдызнамә буенча һәр ел ун ике хайванның һәм биш табигать көчләренең берсе белән бәйле һәм алар йогынтысында була[1]. 2025 ел Яшел Агач Елан елына туры килә. Ул 2025 елның 29 гыйнварында башлана һәм 2026 елның 16 февраленә кадәр дәвам итә. Бу ел Көнчыгыш йолдызнамәсенең 12 еллык циклында алтынчы урынны алып тора.
Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Кытай Яңа елын бәйрәм итү тарихы борынгыдан килә. Бу Кытай ай-кояш календаре буенча иң озын һәм мөһим бәйрәм. Аның теркәлгән датасы юк. Ел башы кышкы Кояш торгынлыгыннан соң икенче яңа айга туры килә, шуңа күрә бәйрәм итү датасы 21 гыйнвар белән 21 февраль арасындагы көннәрдә.
Йолдызлыкың унике Кытай билгесе — 12 еллык циклдан тора, һәр ел билгеле бер хайван билгесенә туры килә. Кытай йолдызнамәсендә бу күсе, үгез, юлбарыс, куян, аждаһа, елан, ат, кәҗә, маймыл, әтәч, эт, дуңгыз.
Һәр кытайлы үзенең, туганнарының, дусларының йолдызлык билгеләрен белә[2].
Традицион кытай мәдәнияте буенча, Кытай Яңа елы элеккечә хезмәттән ял итәргә мөмкинлек бирә торган милли бәйрәм булып кына калмый, тирән социомәдәни мәгънәгә дә ия. Кытайда ай календаре буенча Яңа ел — гаиләләрне берләштерү, ата-аналарны һәм ата-бабаларны хөрмәтләү көне[3].
Билгенең характеристикасы Яшел Агач Елан[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
2025 ел яшел Агач Елан елы дип санала. Ул — тынычлык, акыл, зирәклек һәм үзгәрешләргә ярашлашу сәләте билгесе[4]. Аңа усаллык, агрессия һәм икейөзлелек ят. Үсешне һәм яңаруны символлаштырган агач быелгы табигать көче булып тора, яшел төс аны гәүдәләндерә.
Шәрык мәдәниятендә елан бик күп уңай сыйфатларга ия. Бу сөйрәлүче тормыштан шатланырга һәм гади әйберләрдән ләззәт табарга сәләтле. Чынбарлыкта елан куркыныч булырга мөмкин, әмма ул һөҗүм итсен яки ташлансын өчен, аның җитди ачуын чыгарырга кирәк[5].
Яшел агач Елан елында туган кешеләр зирәклеккә һәм төпле карарлар кабул итә белүгә ия дип санала. Алар тирә-юньдәгеләрне нечкә сизәләр. Еланнарның интуициясе яхшы үскән, ул аларга вакыйгаларны алдан күрергә һәм дөрес карарлар кабул итәргә ярдәм итә. Агач аларга стандарт булмаган чишелешләр табарга ярдәм итә торган иҗади энергия бирә. Яшел төс тынычлыкны, сыгылмалылыкны, үзеңә зыян китермичә тормыш шартларына яраклаша белүне аңлата. Еланнар үзгәрешләргә җиңел җайлашалар һәм максатларына ирешү өчен яңа юллар табалар. Алар табигый сөйкемлелеккә һәм башка кешеләрне ниндидер эш башкарырга җәлеп итү сәләтенә ия. Бу билге елында туганнар еш кына лидер һәм абруйлы кешеләр. Алар амбициоз һәм максатчан, тормышта уңышка ирешү өчен тырышып эшләргә әзер. Шул ук вакытта еланнар яшерен, уйларын һәм тойгыларын башкаларга сөйләмиләр[6].
Шәрык йолдызнамәсе буенча йолдызлыкның башка билгеләргә йогынтысы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Кытай йолдызлыгы борынгы Биш элемент теориясенә нигезләнгән, һәр билге үз эченә булган барлык предметларның һәм күренешләрнең торышын һәм үзара бәйләнешен тасвирлый торган биш классны (агач, ут, җир, металл, су) үз эченә алган системадан гыйбарәт. Бу мөнәсәбәтләр галәмдәге барлык тереклек хәрәкәтенең һәм үзгәрешенең гомуми кануннары булып санала.
Бу теориягә ярашлы, Елан билгесе Елан, Әтәч һәм Үгез билгеләре белән берләштерелә. Ул аждаһа, Маймыл, Күсе, Эт, Юлбарыс, Ат, Куян һәм Кәҗә билгеләре белән тәэсир итешә ала. Дуңгыз белән генә аңлашылмаучанлык туа.
Елан, Аждаһа һәм Әтәч елында туган кешеләр өчен бу ел аеруча уңышлы. Алар үз сәләтләрен тормышка ашыра, хезмәттә уңышларга ирешә һәм матди хәлен яхшырта алачак. Иҗат яки интеллектуаль эшчәнлек белән шөгыльләнүчеләргә уңыш юлдаш булачак[7].
Традицияләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Кытайда Яңа елны каршылау белән бик күп йолалар һәм ырымнар бар. Борынгы Кытай йоласы буенча, Яңа ул алдыннан барлык өй эшләре тәмамланырга тиеш. Җыештыруны ишектән башларга һәм йорт уртасында тәмамларга, аннан соң барлык җыештыру коралларын аулак почмакларга куярга киңәш ителә.
Бәйрәм вакытында Кытайда барлык җирдә дә кызыл төс өстенлек итә, ул кояш һәм шатлык төсе.
Яңа ел алдыннан ишек яңагына «бәхетнең биш төре» — уңыш, хөрмәт, озын гомер, байлык һәм шатлык символы булган биш озын кәгазь элгәннәр[8].
Бәйрәм алдыннан Кытайда, йола буенча, шау-шу тудыру кабул ителгән. Риваять буенча, аның нигезендә бу вакытта йортларыннан куылган явыз рухлар яңа сыену урыны эзлиләр һәм йорт хуҗаларына ел буена күңелсезлекләр китерергә мөмкиннәр.
Яңа елны каршылауның төп атрибутларының берсе — төрле формадагы декоратив фонарьлар. Төрле төстәге тукыма һәм төрле рәсемнәр белән бизәлгән дүрт һәм алты кырлы газ яктырткычлары аеруча популяр. Кытайда чыршы урынына чәчәк гирляндалары һәм фонарьлар белән яктылык агачын бизиләр.
Кытайда Яңа ел алдыннан төнне «аерылышканнан соң очрашу төне» дип атыйлар, чөнки бу бары тик гаилә бәйрәме, аны якыннары янында уздырырга тырышалар. Гаиләнең барлык әгъзалары бер-берсенә карата туган үпкәләрен гафу итәләр[3].
Бәйрәмнең кичке ашына аерым әһәмият бирелә, ул вакытта бөтен гаилә бер табынга җыела. Өйдә булмаган гаилә әгъзалары өчен дә урындыклар куела. «Яңа елны ничек каршы алсаң, шулай булыр», — дигән ышану бар. Шуңа күрә кытайлылар бәйрәм табынын мул әзерли. Яңа ел табыннында тавык, балык һәм «доуфу» — соя эремчегеннән ризыклар булырга тиеш, ул шулай ук «тофу» буларак та билгеле. Кытай телендә бу продуктларның исемнәре «бәхет» һәм «муллык» дигән сүзләр белән аваздаш.
Бәйрәм Яңа ел кичке ашы «бәхет акчасы» тарату белән тәмамлана. Зурлар балаларга акчалы Кызыл конвертлар бүләк итәләр, алар яңа ел дәвамында уңыш китерәчәк дип фаразлана. Кытайда бердәмлекне һәм гаилә «җылысын» гәүдәләндергән парлы предметлардан бүләкләр бирү кабул ителә. Бигрәк тә өлкән яшьтәге кешеләргә сәгать тапшырыла. Гадәттә, кунаклар Яңа ел бүләкләрен хуҗаларга саубуллашыр алдыннан бирәләр, кайчакта бүләкләр сер булып кала[9].
Елан елында туган танылган кешеләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Одри Хепбёрн;
- Андрей Миронов
- Том Харди;
- Дмитрий Медведев;
- Канье Уэст;
- Джоан Роулинг;
- Дэниел Рэдклифф;
- Тейлор Свифт;
- Александр Масляков;
- Боб Дилан;
- Ким Чен Ир;
- Чарльз Дарвин;
- Пабло Пикассо;
- Авраам Линкольн;
- Грета Гарбо;
- Мухаммед Али;
- Индира Ганди;
- Людмила Зыкина;
- Александра Пахмутова;
- Махатма Ганди;
- Джон Кеннеди;
- Кристиан Диор;
- Франс Шуберт;
- Анри Матисс;
- Гюстав Флобер;
- Эдгар Аллан По;
- Грета Гарбо;
- Николай Коперник;
- Аристотель Онассис;
- Джакомо Казанова.
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ Как встречать 2025 год, чтобы год был хорошим (2024-10-13). 13 ноябрь 2024 тикшерелде.
- ↑ Цзя Хуэйминь. Лунный календарь и знаки зодиака в повседневной культуре Китая . cyberleninka.ru. Манускрипт (2016). Дата обращения: 13 ноябрь 2024.
- ↑ 3,0 3,1 Цзя Хуэйминь. Китайские новогодние праздники по лунному календарю в повседневной культуре современного Китая . cyberleninka.ru. Общество: философия, история, культура (2016). Дата обращения: 13 ноябрь 2024.
- ↑ Козлова, Екатерина. Принесет удачу: каким будет 2025 год Зеленой Деревянной Змеи (2024-11-09). 13 ноябрь 2024 тикшерелде.
- ↑ Зеленая деревянная змея - символ 2025 года: что важно знать о главном символе. 13 ноябрь 2024 тикшерелде.
- ↑ Комарова, Валентина. Зеленая деревянная змея — символ 2025 года: что означает, характеристика символа, когда наступает, каким будет и как правильно встречать (2024-08-30). 13 ноябрь 2024 тикшерелде.
- ↑ Екатерина Стрелкова. Как встретить год Змеи 2025: что приготовить, во что нарядиться - Zoon.ru(неопр.). zoon.ru. Дата обращения: 13 ноябрь 2024.
- ↑ Евгения Григорьевна Белая. Новый год в Китае, Корее, Японии и России . cyberleninka.ru. Россия и АТР (2005). Дата обращения: 13 ноябрь 2024.
- ↑ История и традиции празднования Китайского Нового года (2014-01-31). 13 ноябрь 2024 тикшерелде.
![]() |
Әлеге материалның хокукына «"РУВИКИ" интернет-энциклопедиясе» коммерцияле булмаган автоном оешмасы ия. Материалны башка сайтларда оешма ризалыгы белән генә файдаланырга мөмкин. |