Кыяклылар
Кыяклылар | |
---|---|
Җимеш төре | бөртекчә[d] |
SEO_description | Злаки — изучайте подробную и систематизированную информацию в интернет-энциклопедии РУВИКИ |
Халыкара фәнни исем |
|
Таксономик ранг | гаилә[1][3][…] |
Таксономик төр | мятлик[d] |
Башлану вакыты | 66000-е тысячелетие до н. э. |
Таксонның халык атамасы | Grassenfamilie[4], วงศ์หญ้า[5] и 禾本科[6][7][…] |
Таксон синонимы | Q14847770? |
GRIN URL | npgsweb.ars-grin.gov/gringlobal/taxonomyfamily.aspx?id=897 |
Нәрсәнең чыганагы | Q66429760? |
Югарырак таксон | злакоцветные[d][1][8][…] |
SEO_title | Злаки — Рувики: Интернет-энциклопедия |
Кыяклылар РУВИКИ.Медиада |
Кыяклылар (лат. Gramíneae, рус. Зла́ки), шулай ук Йончалылар[9]рус. Мя́тликовые (лат. Poáceae) — берөлешлеләр гаиләсе. 650 ыруг, якынча 10 мең төре билгеле, бар җир шарын буйлап таралган. Үлән, сирәгрәк агач сыман үсемлек. Идел-Урал буенда 39 төрдән (колынкойрык, кылган, айрык, йонча, бүтәгә, актамыр һ.б.) 139 төр үсә. Бер, ике, күп еллык үлән. Сабагы цилиндр формасында, гади яки тармаклы, төз яки җәйелүчән; төеннәрдән һәм төен араларыннан тора. Күпчелек кыяклылар төен араларының эче куыш (салам), сирәгрәк көпшәк паренхималы тукыма белән тутырылган (керпе үлән, кукуруз, тары һ.б.). Яфрагы кыяк, ланцет, җеп яки каеш сыман, ачык, сирәк очракларда кушылып үккән җиңсәле (күстерә, шаукамыш һ.б.) һәм кыяк (җепсә сыманнарга кадәр) яки ланцет рәүешле пластинкалы. Җиңсәнең пластинкага күчкән урынында гадәттә телчә була. Яфрагының урнашуы ике рәтле, сирәкләп спираль рәвешендә. Чәчкәсе вак, ике, сирәгрәк бер җенесле, чәчкә тәңкәләре һәм 1-2 чәчкә ярысы (лодикулалар) белән уратып алынган. Серкәчләре 1 дән алып 6 га кадәр (күпчелек төрләрдә 3). Җимешлеге 1, җимшәне өске. Чәчкәләре катлаулы чәчкәлекләр ясаучы башакларда 2 рәт булып урынлашкан: себеркеләр, башаклар, суклар, солтаннар яки башлар. Йонча, колынкойрык һ.б. ыруларга караган төрләргә апомиксис (аталандырылмыйча яралгы барлыкка килү) хас, кайсы берләрендә (йонча, солыбаш) вивипария (башаклар суганбаш булып үзгәрә) күзәтелә. Җимеше — бөртекчә, хайваннар яки җил белән тарала. Безнеж шартларда кыяклылар башлыча далада һәм болыннарда үсә, шулай ук урманнарда, дымлы урыннарда һәм биек тау башларында очрый. Ашарга яраклы үсемлекләр (тары, бодай, арыш, арпа һ.б.), мал азыгы үсемлекләре (айравык, күстерә, йонча, солыбаш, тимофеевка һ.б.), декоратив үсемлекләр (тарут, арышбаш, ялбыр кылган һ.б.), баллы үсемлекләр (бармакчалы үлән, камыш), сүсле үсемлекләр (сәрхәт кыягы, елан теле һ.б.). Кайсы бер кыяклылар (үгезут, исле башак һ.б.) аракы-ликёр һәм парфюмерия-косметика сәнәгатендә, айравык, керпе үләне, дөя кылганы һ.б. халык медицинасында кулланыла. Арыш күстерәсе, кара солы, сырылучан актамыр, керпе үләненең һәм шыртүләннең төрләре — чүп үләннәре. Йонча, солыбаш, иргылчык, арыш һәм тимофеевканың серкәсе аллергия авыралары тудыра. Үсемлекләрнең 15 сирәк төре (реликтлар сөялле солы үләне, Ледебур колерия; эндемиклар Коржинский кылганы, шырт колерия; мурт арышбаш, Лессинг кылганы, сарепта кылганы, Карелин таукыягы, чуклы таукыяк, актамыр, ялтыр очлыгылчык һ.б.) — БР ныңКызыл китабына, алар арасыннан 5 төр (Залесский кылганы, сылу кылган, төкле кылган, дөя кылганы, келерия) РФ ның Кызыл китабына кертелгән.
Чыганаклар
- Башкорт энциклопедиясе(үле сылтама) (башк.)
Искәрмәләр
- ↑ 1,0 1,1 1,2 Angiosperm Phylogeny Group An update of the Angiosperm Phylogeny Group classification for the orders and families of flowering plants: APG III (ингл.) // Botanical Journal of the Linnean Society / M. F. Fay — Wiley-Blackwell, Linnean Society of London, OUP, 2009. — Vol. 161, Iss. 2. — P. 105–121. — ISSN 0024-4074; 1095-8339 — doi:10.1111/J.1095-8339.2009.00996.X
- ↑ Appendix IIB: Conserved and rejected names of families of bryophytes and spermatophytes // International Code of Nomenclature for algae, fungi, and plants (Shenzhen Code) / за ред. N. J. Turland, J. H. Wiersema, F. Barrie, В. Гройтер, Д. Л. Хоксуорт, P. S. Herendeen, С. Кнапп, W. Kusber, Л. Дэчжу, K. Marhold та ін. — 2018. — ISBN 978-3-946583-16-5
- ↑ Reveal System of Classification — 1997.
- ↑ Nederlands Soortenregister
- ↑ https://web.archive.org/web/20201026032801/https://www.panmai.com/Family/FamilyTable.shtml
- 生物多样性 — 2022. — Т. 30, вип. 5. — С. 21459. — ISSN 1005-0094 — doi:10.17520/BIODS.2021459
- ↑ 林秦文, 肖翠, 马金双 中国外来植物数据集, A dataset on catalogue of alien plants in China(неопр.) // 生物多样性 — 1993. — Т. 30, вип. 5. — С. 22127. — ISSN 1005-0094 — doi:10.17520/BIODS.2022127
- ↑ Angiosperm Phylogeny Group An ordinal classification for the families of flowering plants (ингл.) // Annals of the Missouri Botanical Garden — Missouri Botanical Garden, 1998. — Vol. 85, Iss. 4. — P. 531–553. — ISSN 0026-6493; 2162-4372; 0893-3243; 2326-487X — doi:10.2307/2992015
- ↑ tatpoisk.net: Йонча - бот. мятлик