Күкшел вулысы

Күкшел вулысы (тат. كوكشىٰل ۋولىٰسىٰ, рус. Кошкинская волость) — Вятка губернасына һәм Татарстан АССРга кергән административ-территориаль берәмлек.

Әсән-Елга (Казан губернасының Мамадыш өязе), Иске Бөр, Сәрдекбаш һәм Мерин вулыслары белән чиктәш булган (1890). 22 торак пунктта 15630 кеше яшәгән.[1] 1920-елларның уртасында бетерелә.

Искәрмәләр

  1. Памятная книжка и адрес-календарь Вятской губернии на 1916 год. — Вятка: Губернская типо-литография, 1916.