Кәрим Яушев
Кәрим Яушев - журналист, җәмәгать эшлеклесе. 1948 елның 2 мартында БАССРның Туймазы районы Тукмак-Каран авылында туа. Башкорт дәүләт университетының физика-математика факультетын тәмамлый. Совет берлеге фәннәр академиясенең Башкортстан филиалындагы кече фәнни хезмәткәр булып эшли. 1992-1994 елларда Башкортстанның Татар иҗимагый үзәгенең рәисе. "Кызыл таң" газетасында сәясәт һәм милләтара бәйләнешләр бүлекчәсен җитәкли. "Азатлык" радиосында Башкортстан татарларның милли-иҗтимагый хәбәрләрен, республика яңалыкларын бирә. Татар морзаларның мәҗлесенә керә.
Сылтамалар
- Кәрим Яушев: "Нәрсәдер эшли алмыйбыз икән, милләт юкка чыга". Азатлык радиосы , 13 гыйнвар 2020