Композитор

Композитор (лат. componere — «иҗат итү, төзү») — музыкаль әсәрләр (композицияләр) иҗат итүче автор. Ул үзенең әсәрләренә карата тулы яки өлешчә интеллектуаль милек[1] хокукына ия. Элек бу мәгънәдә тонзетцер, музыка шагыйре, көй язучы кебек атамалар да кулланылган. Шулай ук сүзнең француз теленнән кергән «композитёр» дигән варианты да булган.

Музыка иҗат итү процессының нәтиҗәсе, композиция, гадәттә, ноталар белән языла (аны кулдан язалар яки махсус санак программасында җыялар). Әмма кайбер жанрларда, аеруча электрон музыкада, әсәр тулысынча студиядә иҗат ителә һәм аның соңгы варианты аудиоязма рәвешендә була. Музыкаль композицияләрне музыкантлар, вокалистлар башкара, һәм бу чыгышлар еш кына студиядә яздырыла.

Традицион караш буенча, композитор — ноталар белән язылган музыкаль әсәр авторы, музыкаль әсәр иҗат итүче. Әгәр әсәр текстсыз иҗат ителсә, ул — инструменталь, текст белән булса, вокаль музыка дип атала. Композитор үзе текст авторы да булырга яки шагыйрь белән хезмәттәшлек итәргә мөмкин. Бу хезмәттәшлек әзер көйгә текст язу яисә шигырьгә көй иҗат итү рәвешендә булырга мөмкин. Киңрәк мәгънәдә, вокаль музыкага тавыш кулланылган барлык композицияләр дә керә, хәтта текстсыз, яки традицион җырлаусыз булса да (мәсәлән, сөйләм урынына вокаль тавышлар яки җырлау урынына речитатив куллану). Алманиянең авторлык хокуклары белән уртак идарә итүче оешмасы — GEMA терминологиясе буенча, музыкаль әсәрнең һәр оригиналь авторы композитор дип санала. Хәзерге вакытта GEMA һәм башка оешмалар тарафыннан теркәлгән әсәрләрнең күбесе тулысынча яки өлешчә нотага салынмый, бу исә әлеге төшенчәнең үзгәрүен күрсәтә. Электрон музыка барлыкка килү һәм әсәрне яздыру яки монтажлау барышында ук теркәү мөмкинлеге туу сәбәпле, композитор һөнәре дә бертөрле булудан туктый. Аның чикләрен билгеләүдә күптөрле терминологик кыенлыклар килеп чыга.

Хокукый мәсьәләләр

Музыка һәм текст — әсәрнең мөстәкыйль өлешләре. Германиянең Авторлык хокукы турындагы законының 9 нчы параграфы нигезендә, алар уртак куллану өчен берләштерелә. Бу күренеш музыкага һәм текстка ике мөстәкыйль авторлык хокукының кушылуы дип атала[2]. Мондый берләшү, асылда, текст авторы белән композитор арасында гражданлык ширкәте төзи[3]. Берләштерелгән булуына карамастан, гомуми кабул ителгән караш буенча, текст та, музыка да, әгәр бу әсәрне уртак файдалануга зыян китермәсә, икенче авторның ризалыгыннан башка аерым кулланырга мөмкин.

GEMA кагыйдәләре буенча, композитор, бастырылмаган музыкаль әсәрне халык алдында башкарган өчен, гонорарның 8/12 өлешен ала, текст авторы — 4/12 өлешен. Әгәр бу эштә музыкаль нәшрият катнашса, текст авторының өлеше 3/12 гә кадәр кими, композитор — 5/12, нәшрият — 4/12 өлеш ала. Әгәр аранжировщик катнашса, ул 1/12 өлеш ала, композиторның өлеше 4/12 гә кадәр кими. Бу кагыйдәләр аерым килешү нигезендә үзгәртелергә мөмкин.

Әгәр музыкаль әсәрнең авторлары итеп берничә кеше яки төркем күрсәтелсә, алар әсәрнең ике өлешен дә, текстын да, көен дә, тигез хокукта иҗат итүчеләр (автордашлар) дип санала[4]. Югарыда телгә алынган карарда Германиянең федераль мәхкәмәсе җыр авторларының исемнәрен күрсәтү гомумкабул ителгән тәртип булуын да билгеләп үтә.

Композитор һөнәренең чикләрен билгеләү

Күп кенә музыкаль юнәлешләрдә композиторлар, әзер көй һәм гармонияләргә нигезләнеп музыкаль фактура яки аранжировка ясаучы аранжировкалаучылардан аерылалар. Еш кына импровизация эшләнмәләре композиция өлкәсенә кертелми, чөнки композиция, импровизациядән аермалы буларак, төгәлләнгән әсәрне күз уңында тота. Әмма XX гасырда авангард музыкасында әсәр төшенчәсе, "ачык әсәр"гә өстенлек бирелеп, шик астына куела, һәм бу — композиция традициясеннән аңлы рәвештә баш тартуын аңлата. Мәсәлән, Карлхайнц Штокхаузен үзенең интуитив музыкага караган әсәрләрендә музыкантларга юнәлеш бирү өчен текст фрагментлары яза, һәм алар импровизаторлар тарафыннан табигый рәвештә иҗат ителгән әсәр өчен бердәнбер композиторлык нигезе булып тора. Икенче яктан, ким дигәндә 1960 еллардан башлап, композицияне таратуның төп формасы булып тавыш язмасы тора. Бу импровизацияне яздырып алырга һәм аңа тәмамланганлык сыйфаты бирергә мөмкинлек тудыра. Әсәрне авторлык хокукы объекты итеп тануның төп критерие — аның мөстәкыйль интеллектуаль иҗат булуы (музыка өчен — минималь дәрәҗәдә) «иҗади биеклеккә» ирешү. Моннан тыш, ул музыкаль туплагычка (мәсәлән, нота дәфтәренә, CD-дискка) язылган булырга тиеш. Сынлы сәнгать һәм яңа жанрлар (мәсәлән, тавыш инсталляцияләре) белән чикләр төгәл билгеләнгән, әмма гамәлдә бу бик сирәк очракта гына кыенлыклар тудыра.

GEMA карашынча, бу мәгънәдә әсәрләр иҗат итүче һәркем композитор булып санала. Әмма бу караш һәрвакытта да җәмәгатьчелек фикере белән тәңгәл килми. «Композитор» һөнәре канун тарафыннан якланмый, шуңа күрә үзешчәннәр, музыка укытучылары, импровизаторлар, башкаручылар һ. б. да үзләрен шулай атый ала. GEMA, авторлык хокукларын коллектив рәвештә яклый торган оешма буларак, бәя бирүнең катлаулы системасы ярдәмендә композицияләрне һәм композиторларны бер-берсеннән аерырга омтыла. Шунлыктан, гонорар әсәрнең башкарылу ешлыгына, составына яки озынлыгына гына түгел, аның һәм авторның «кыйммәтен» исәпкә алган критерийларга да бәйле булырга тиеш. Әмма объектив бәя бирү, беренчедән, музыкаль авангард вәкилләренең критерийларны төптән үзгәртүе сәбәпле катлаулана: аларның әсәрләре мондый кагыйдәләрне белә торып боза (нәтиҗәдә, мәсәлән, осталык критерийлары «иҗади дәрәҗә» турында төгәл мәгълүмат бирә алмый). Икенчедән, 1970 еллардан башлап музыкаль юнәлешләрнең күптөрле тармакларга аерылуы күзәтелә. Әлеге юнәлешләргә хас сыйфат критерийлары фәнни яктан тасвирланмаган, бу объектив классификация булдыруны кыенлаштыра.

Моннан тыш, традицион һәм академик даирәләрдән (буржуаз музыка мәдәнияте һәм «канунлаштырылган авангард») читтә кешенең үзен композитор дип атавы, кагыйдә буларак, кабул ителми. Мондый очракларда «композитор» атамасы GEMA һәм әсәрләрдән кулланучылар белән мөнәсәбәтләр өчен кулланыла торган билгеләмә генә булып тора, кеше үзен башкача атый ала: «продюсер» (электрон музыка өлкәсендә), «автор-башкаручы» яки гади «артист».

Профессиональ һәм һәвәскәр композиторлар: аермалыклар һәм бәяләү критерийлары

Рәсми статусларына карамыйча, профессиональ һәм һәвәскәр композиторларны аеру кыен, чөнки араларында бик күп абруйлы шәхесләр бар, мәсәлән:

  • музыкаль белемне мөстәкыйль рәвештә үзләштергәннәр (мәсәлән, Антонин Дворжак, Арнольд Шёнберг, Фрэнк Заппа, Питер Уорлок, Маурисио Кагель);
  • нигездә үзләре оста уйнаган уен кораллары өчен әсәрләр иҗат иткәннәр (мәсәлән, Фредерик Шопен, Никколо Паганини);
  • композиторлык белән төп эштән буш вакытта, өстәмә шөгыль яки хобби буларак мәшгуль булганнар (мәсәлән, Чарльз Айвз).

Бу төшенчәгә аңлатма бирү, бигрәк тә хәзерге заман композиторлары өчен, шактый катлаулы. Иң элек, композиторларны аларның иҗатын таныта торган өлкәгә карап аерырга мөмкин (мәсәлән, концептуаль партитурасына нигезләнгән башкаручы импровизациясе яңа музыкаль композиция тудыруга тиңләшә, һәм моны әсәр авторының позициясе (карашы) белән генә аңлатып була). Үзен Урта Европа сәнгать музыкасы традицияләрен дәвам итүче дип санаган академик композиторга хас билгеләр (алар, шул ук вакытта, иҗатчының статусын да күрсәтә):

  • дәрәҗәле югары уку йортында композиторлык бүлеген тәмамлау;
  • башка музыкантлар тарафыннан (осталык дәрәҗәсенә карамастан) «автор ниятенә туры китереп» башкарыла алырлык әсәрләрнең булуы;
  • премияләр, стипендияләр һәм башка һөнәри бүләкләр алу;
  • танылган башкаручылардан, ансамбльләрдән һәм учреждениеләрдән заказлар алу;
  • махсус матбугатта рецензияләр һәм фәнни анализлар басылу;
  • башкару өчен катлаулы нота материалларын нәшер итә торган абруйлы нәрриятта басылу;
  • төп һөнәри эшчәнлек (һәвәскәрләрдән аермалы буларак) — еш кына югары уку йортында укыту яки башкаручы, дирижёр хезмәте белән бергә алып барыла торган шөгыль;
  • академияләрдә әгъзалык;
  • үз укучыларыңны тәрбияләү һәм киләсе буын композиторларына йогынты ясау.

Композиторның академик даирәләрдәге урыны һәм абруе, кагыйдә буларак, заказчылар, башкаручылар яки бирелгән премияләр исемлеге кебек катгый критерийлар буенча билгеләнә. Ләкин бу күрсәткечләр аның мәдәни, иҗтимагый яки тарихи дәрәҗәсен өлешчә генә чагылдыра. Моны элек «тривиаль» дип саналган джаз һәм поп-музыка мисалында ачык күрергә мөмкин: академик даирәләр озак вакыт бу юнәлешләрнең классик мөзыкага йогынтысын танырга теләми. Әгәр дәвамлы йогынтыны сәнгатьчә кыйммәт критерие дип алсак, хәтта XX гасыр академик музыканың иң күренекле вәкилләре дә джазның алдынгы осталары белән чагыштырганда тизрәк «искергән» булып чыга. Икенче яктан, үз вакытында академик хөрмәткә ия булган күп кенә композиторларга соңра, танылган новаторлар белән чагыштырганда, артык югары бәя бирелгәнлеге ачыклана. Нәкъ менә шуңа күрә тарихи әһәмиятле күп иҗатчылар үз заманында профессиональ дәрәҗәгә күтәрелә алмый. Шул рәвешле, тарихи күзлектән караганңа, академик критерийларга туры килү композиторның чын дәрәҗәсен билгеләүдә хәлиткеч роль уйнамаска да мөмкин.

Германиядә

Германия композиторлар берлеге — Вернер Эгк нигез салган, ил композиторларын федераль һәм төбәк дәрәҗәләрендә берләштерә торган һәм бүгенге көндә 1500 дән артык әгъзасы булган һөнәри оешма.

Германиядә композиторлар, кагыйдә буларак, GEMA оешмасында теркәлә. Ул композиторларның авторлык хокукларын ышанычлы рәвештә яклый һәм аларның әсәрләрен интернетта, радио һәм телевидение тапшыруларында, халык алдында башкарган яки аудиоязмаларда кулланган өчен роялти түли. Башка илләрдә дә авторлые хокуклары белән коллектив идарә итә торган үз оешмалары эшли, һәм алардагы кагыйдәләр дә, гомумән, охшаш. Моның өчен композитор GEMA белән килешү төзи һәм аңа үзенең аңа музыкаль әсәрләрне куллануга кагылышлы барлык хокукларны тапшыра. Моннан тыш, композиторлар еш кына музыкаль нәшрият белән дә килешү төзи. Андый нәшрият әсәрне коммерция максатларында файдалану, шул исәптән ноталарны бастыру, сату яки арендага бирү белән шөгыльләнә. Нәшриятның төп бурычы — композиторның әсәрләрен таныту һәм алар белән идарә итү. Мәсәлән, ул әсәрләрне аудиоязмаларда чыгару өчен музыкаль лейблларга тәкъдим итә яки, фильмнарда кулланган очрактагы кебек, лицензия сату аша өстәмә керем алуны оештыра.

Германиянең музыка югары уку йортларында композиция белгечлеген үзләштерү керү имтиханнарын уңышлы тапшыруны һәм, кагыйдә буларак, ун семестрлык тулы сәнгать курсын үтүне таләп итә. Бу курс барышында киңкүләм һөнәри күнекмәләр (шул исәптән музыка теориясе, сольфеджио, инструментовка, уен коралларында уйнау, башкару осталыгы һ. б.) үзләштерелә.

Композиторлар

Классик һәм яңа музыка

  • Классик композиторлар исемлеге;
  • хатын-кыз композиторлар исемлеге;
  • илләр буенча композиторлар исемлеге;
  • алман классик музыка композиторлары исемлеге;
  • ГДР классик композиторлары исемлеге;
  • Австрия классик композиторлары исемлеге;
  • Швейцария классик композиторлары исемлеге;
  • композиторлар хроникасы.

Популяр һәм кино музыкасы

  • Кино музыкасы композиторлары исемлеге;
  • оперетта композиторлары исемлеге;
  • тынлы музыка композиторлары исемлеге;
  • эстрада композиторлары исемлеге;
  • җыр авторлары.

Искәрмәләр

  1. Эккхард Рёльке. «Flatterzunge, schweres Blech». Статья о сотрудничестве четырнадцати композиторов, организованном в 1995 году Международной Баховской академией в Штутгарте.
  2. Пояснительная записка к законопроекту, Bundestags-Drucksache IV/270 от 23 марта 1962 года, с. 42; BGH GRUR 1964, 326.
  3. Гунда Дрейер, Йост Коттхофф, Астрид Мекель. Urheberrecht: Urheberrechtsgesetz. 2008, с. 209.
  4. BGH GRUR 1983, 887, 888.

Әдәбият

  • Хирсбруннер, Тео. От Рихарда Вагнера до Пьера Булеза. Эссе. Müller-Speiser, Аниф, 1997, ISBN 3-85145-048-5.
  • Мелани Унзельд (ред.): Рекламовский лексикон композиторов. Reclam, Штутгарт, 2009, ISBN 978-3-15-010732-4.
  • Композиторы современности (KDG), издательство edition text + kritik, 1992 и далее (подписное издание).
  • Вайсвайлер, Ева: Женщины-композиторы от Средневековья до современности. dtv, 1999 (1-е издание: Женщины-композиторы за 500 лет, 1981), ISBN 3-423-30726-9.
  • Немецкие композиторы от Баха до Вагнера — музыкальные биографии XIX века, Directmedia Publishing GmbH, Берлин, 2004, Цифровая библиотека, том 113 (CD-ROM-издание), ISBN 3-89853-513-4.
  • Арно Люкер: 250 женщин-композиторов. Женщины пишут историю музыки. Aufbau-Verlag, Берлин, 2023, ISBN 978-3-8477-0023-4.

Тема буенча өстәмә

Төркемнәр