Лена Бичарина

Елена Исмәгыйль кызы Бичарина (рус. Лена Исмагиловна Бичарина; 12 апрель 1951) — СССР һәм Россия җырчысы. Татарстан Республикасының атказанган артисты (2001). Татарстан Республикасының дәүләт җыр һәм бию ансамбле солисты. Татар халык җырларын, аеруча керәшеннәрнең җырларын башкаручы[1].

Тәрҗемәи хәле

1951 елның 12 апрелендә Татарстан АССР Кайбыч районы Иске Корбаш авылында керәшен гаиләсендә туа[2]. И. В. Әүхәдиев исемендәге Казан музыка училищесын тәмамлый[3].

1974 елдан — Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле хоры солисты. Лирик-колоратур сопрано тавышына ия[1].

Иҗаты

Лена Бичаринаның репертуарында татар халык җырлары, шул исәптән керәшен җырлары, татар композиторларының әсәрләре бар. «Су буйлап», «Олы юлның тузаны», «Салкын чишмә», «Гөлҗамал» һәм «Кайтам инде» кебек җырларны башкару аңа аеруча зур танылу китерә[1].

Композитор Луиза Батыр-Болгари белән хезмәттәшлек итә, аның җырларын башкаручы булып тора[3]. Дәүләт җыр һәм бию ансамблендә эшләүдән тыш, соло программалар белән чыгыш ясый, шулай ук «Бәрмәнчек» керәшен дәүләт фольклор ансамбле белән хезмәттәшлек итә[3][4].

Дискография

  • 2011 — «Сезнең өчен»[5].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Искәрмәләр

  1. 1 2 3 4 Бичарина Елена Исмагиловна (рус.). Татарская энциклопедия «Татарика». Мөрәҗәгать итү датасы: 23 октябрь 2024.
  2. Известная певица Лена Бичарина побывала в родном Кайбицком районе (рус.). Кайбицкие зори (20 апрель 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 октябрь 2024.
  3. 1 2 3 Творческий портрет заслуженной артистки РТ Лены Бичариной (рус.). Национальная электронная библиотека Республики Татарстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 23 октябрь 2024.
  4. В Казани прошел юбилейный концерт кряшенского ансамбля «Бермянчек» (рус.). Татар-информ (21 сентябрь 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 октябрь 2024.
  5. Заслуженная артистка Татарстана Елена Бичарина отметит юбилей на сцене (рус.). Татар-информ (13 апрель 2011). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 октябрь 2024.
  6. В Казани наградили победителей республиканского конкурса «Женщина года. Мужчина года: женский взгляд» (рус.). Татар-информ (4 март 2011). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 октябрь 2024.

Әдәбият

  • Глухов М. С. Бичарина Е. И. // Татарика: Энциклопедия. — Казан: Ватан, 1997. — 207—208 б.
  • Бәйрәмова Ф. Ә. Тау ягы кызы // Азат хатын. — 1984. — № 8. — 10 б.
  • Филиппов А. С. Яраткан җырчыбыз // Туганайлар. — 2003. — 8 март. — 1, 4 б.

Сылтамалар