Ливиу Либреску

Ливиу Либреску (яһүд. ליביו ליברסקו); 1930 елның 18 августы, Плоешт, Румыния2007 елның 16 апреле, Блэксберг, Виргиния, АКШ) — Румыния, Израиль һәм Америка математигы, аэродинамика өлкәсендә белгеч, Виргиния политехник институтының техник фәннәр һәм механика факультеты профессоры.

Яһүд килеп чыгышлы, Холокостны кичергән[1][2][3][4]. Күрсәткән батырлыклары өчен Румыниянең иң югары дәүләт бүләге — Йолдыз ордены белән бүләкләнә[5].

Тәрҗемәи хәле

Ливиу Либреску 1930 елның 18 августында Плоешт шәһәрендә (Румыния) яһүд гаиләсендә туа. Икенче бөтендөнья сугышы башлангач ул Транснистрия хезмәт лагеренә, ә соңрак, гаиләсе һәм меңләгән башка яһүдләр белән Фокшан геттосына депортацияләнә.

Сугыштан соң Либреску белем ала һәм үз ватанында танылган галимгә әверелә. Ул Бухаресттагы политехник университетта  [рус.] аэродинамика өйрәнгән, 1952 елда аны тәмамлаган һәм анда магистр дәрәҗәсен алган. 1969 елда ул Румыния академиясендә  [рус.] докторлык дәрәҗәсен (специализациясе — сыеклык механикасы) ала. 1953—1975 елларда Бухарест гамәли механика институтында, соңрак Сыеклык механикасы институтында һәм Сыеклык механикасы һәм аэрокосмик технологияләр институты каршындагы Румыния Фәннәр академиясендә тикшеренүче булып эшли.

70 нче елларда Румыниянең Коммунистлар партиясенә тугрылык күрсәтүеннән баш тарта һәм Академиядән Израильгә карата мәхәббәте өчен куыла. Либреску Израильгә эмиграциягә рөхсәт сорагач, Румыния Фәннәр академиясендә аны эштән азат итәләр. Берничә елдан соң Израиль премьер-министры Менахем Бегин  [рус.] Румыния президенты Николае Чаушеску Либреску гаиләсен Израильгә җибәрү үтенече белән мөрәҗәгать иткән. 1978 елда үтенеч канәгатьләндерелә.

1979—1986 елларда Либреску Тель-Авив университетында аэронавтика һәм механика профессоры була һәм Хайфа шәһәрендә Израиль технология институтында укыта. 1985 елда АКШка күчә һәм 2007 елда үлеменә кадәр Вирджиния политехник институтында лекцияләр укый.

Үлем

2007 елның 16 апрелендә, 76 яшендә, Либреску Вирджиния политехник институтында кыргын ясаган Чо Сын Хиның  [рус.] 32 корбанының берсе була. Ул үзенең лекциясе узган уку аудиториясенә үтерүчегә бәреп керергә комачаулаган. Үтерүченең ишек аша 5 тапкыр атуына карамастан, Либреску аны студентларның күп өлеше аудиториядән чыкканчы тота ала[6]. Либрескуга биш пуля эләккән. Соңрак күп студентлар Либреску аркасында гына исән калулары турында белдерәләр. Либреску белән хушлашу тантанасы 2007 елның 18 апрелендә Бруклинда (Нью-Йорк) уза, соңрак аның тәне, туганнары теләкләре нигезендә, Израильгә күчерелә.Шул ук көнне АКШ президенты Джордж Буш Американың Холокост мемориаль музеенда узган тантанада Либрескуны искә ала:

Бүген без куркыныч күрдек, әмма батырлык актларын да күрдек. Әлеге батырлыкны профессор Либреску гәүдәләндерә. Җинаятьче аның классына керергә ниятләгәч, фидакарь профессор ишекне үз тәне белән ябып куйган. Холокост корбаннарын искә алу көнендә аны кичергән профессор башкалар яши алсын өчен үз гомерен биргән. Бу иртә белән без аның хәтерен хөрмәтлибез һәм аның гамәленнән көч алабыз.

Китаплары

  • Librescu, Liviu; Ohseop Song. Thin-walled composite beams: Theory and Application [ингл.]. — Дордрехт, Нидерланды: Springer, 2006. — ISBN 978-1-4020-3457-2.
  • L. Librescu, Cederbaum, G.; Elishakoff, I., Aboudi, J. and Librescu, L. Random Vibrations and Reliability of Composite Structures [ингл.]. — Ланкастер-Базель: Technomic Publishing Co, 1992.
  • Librescu, Liviu. Elastostatics and Kinetics of Anisotropic and Heterogeneous Shell-Type Structures [ингл.]. — Лейден: Noordhoff International, 1976. — ISBN 978-90-286-0035-5.
  • Librescu, Liviu. Statica şi dinamica structurilor elastice anizotrope şi eterogene. — Бухарест: Editura Academiei Republicii Socialiste România, 1969.

Искәрмәләр

  1. A friend remembers Liviu Librescu
  2. Librescu Family Condolence Page. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 апрель 2007. Архивировано из оригинала 22 апрель 2007 года.
  3. In Memoriam, Professor Liviu Librescu Who Died While Serving Virginia Tech and ESM. Мөрәҗәгать итү датасы: 26 апрель 2007. Архивировано из оригинала 25 май 2007 года.
  4. Israeli ‘hero’ of US shootings
  5. Preşedintele României
  6. «Liviu Librescu: Holocaust survivor blocked shooter, letting students flee 2013 елның 4 гыйнвар көнендә архивланган. ». //The Roanoke Times. 27 апреля 2007.

Тема буенча өстәмә