Лиза Әгадуллина
Тәрҗемәи хәле
Лиза Кыям кызы Әгадуллина 1942 елның 1 гыйнварында Башкорт АССРның Кыйгы районы Түбән Кыйгы авылында туган. 1959-1961 елларда шул ук районның Арыслан һәм Абзай урта мәктәпләрендә өлкән пионервожатый булып эшли[3]. 1966 елда Бөре педагогия институтын тәмамлый. Белгечлеге -«химия һәм биология укытучысы». Малаязда (Салават районы, 1966-1968), Түбән Кыйгыда (1968-1970; бер үк вакытта — сыйныфтан тыш эшләрне оештыручы) укыта. 1970-1971 елларда Кыйгы районы мәгариф бүлегенең методика кабинеты мөдире була[3]. 1971 елдан Уфада яши һәм эшли: 27-нче мәктәптә укыта, 1996 елдан — Октябрь районының аерым фәннәрне тирәнәйтеп өйрәтүче 42-нче мәктәпнең химия укытучысы. Бер вакытта 1996 елдан алып Республика башкорт-төрек лицеенда (2003 елдан — Республика Башкорт лицей-интернаты) химия буенча олимпиада дәресләре алып бара[4].
2024 елның 20 июненьдә Уфа шәһәрендә вафат була[5].
Гаиләсе
Тормыш иптәше — Фәнил Габдулла улы Әгадуллин. Кызы (табиб), улы (Уфа дәүләт авиация техник университетында укыта).
Бүләкләре һәм казанышлары
- «Фидакяр эшчәнлеге өчен. Владимир Ильич Ленинның тууына 100 ел тулу уңаеннан» юбилей медале (1970)
- БДБ илләре Химик белем бирү буенча ассоциациясенең «Мәктәпләрнең химия олимпиадаларын үстерүгә керткән өлеше һәм югары педагогик осталыгы өчен» дипломы (1998)
- «Башкортстанның башкаласы ел укытучысы» (2002)
- «Рәсәй Федерациясенең атказанган укытучысы» (2004)
- «Рәсәй Федерациясе гомуми белем бирү мәктәбенең мактаулы хезмәткәре» (2004)
- «Башкортстан Республикасының халык укытучысы» (2008)
- «Рәсәй Федерациясенең халык укытучысы» (2016).
Аның турында
- Нәбиева Г. Уфа педагогы Рәсәй Президентына Мәскәүдә Укытучыга һәйкәл куярга тәкъдим итә[6].
Сылтамалар
Агадуллина Лиза Киямовна
Искәрмәләр
- Шерстобитова А. {{{заглавие}}} // Республика Башкортостан : газета. — 2007. — № 111.
- ↑ Путин вручил госнаграды Александру Маслякову и Василию Ливанову. «РИА Новости» сайты, 2017, 26 ғинуар [рус.] [Тикшерелгән 26 гыйнвар 2017]
- ↑ Владимир Путин вручил награду учительнице из Уфы. [./Башинформ Файл:Bashinform logo-e1423154856921.jpg], 2017, 26 ғинуар [рус.] [Тикшерелгән 26 гыйнвар 2017]
- ↑ 1 2 Зал национальной трудовой славы
- ↑ А.Шерстобитова, 2007
- ↑ Ушла из жизни единственный в Башкирии народный учитель РФ Лиза Агадуллина
- ↑ Педагог из Уфы предложила Президенту России поставить в Москве памятник Учителю. [./Башинформ Файл:Bashinform logo-e1423154856921.jpg], 2017, 26 ғинуар [рус.] [Тикшерелгән 26 гыйнвар 2017]