Шашка (авыл)

Шашка (рус. Ликиньё) — Мордовиянең Ельник районына керүче татар авылы. Мокша елгасы буенда урнашкан. 2 км читтәге Акчеево (Күгеш) авыл җирлегенә карый. Авылда яшәүчеләрне борчыган иң зур мәсәлә - юл булмау. Аны төзү өчен нормативта 150 кеше яшәве шарт икән, а Шашкада нибары 54 яши.

Авылда 1869 елга 11 йорт булган. Авылда борын заманнардан бер генә фамилия кешеләре яши: Үтешевләр.

Авыл атамасы, авыл урнашкан Ликанье елгасыннан алынган.

Чыганаклар