Лилия Азнабаева

Азнабаева Лилия Фәрит кызы (5 апрель 1963) — ССРБ һәм Россия галим-иммунологы. Медицина фәннәре докторы (2003), профессор (2012). Башкортстан Республикасының атказанган табибы (2013).

Тәрҗемәи хәле

Лилия Фәрит кызы Азнабаева 1963 елның 5 апрелендә Уфада туа.

1986 елда Башкорт дәүләт медицина институтының санитария-гигиена факультетын тәмамлый.

1986 елдан Г. Г. Куватов исемендәге Республика клиник дәваханәсенең клиника-диагностика лабораториясе иммунология бүлегендә табиб булып эшли.

1996 елда Лилия Азнабаева «Кешенең иммунлык системасы һәм паратонзиллит вакытында аның үзгәрешләре» темасы буенча кандидатлык диссертациясе, 2002 елда докторлык диссертациясе яклый.

1996 елдан алып Башкорт дәүләт медицина университетында укыта башлый, 2004 елдан алып БДМУ оториноларингология кафедрасының профессоры вазифасын били.

2008 елдан алып Лилия Фәрит кызы Россия табигать фән академиясенең академигы була. 2012 елда иммунология кафедрасы буенча профессор дәрәҗәсенә ия була..

Азнабаеваның гыйльми эшләре иммунология, онкогематология мәсьәләләренә багышланган.

Лилия Фәрит кызы — 250‑дән артык гыйльми хезмәте бар.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре

Гыйльми хезмәтләре

  • Иммунологические исследования в ринологии. 2‑е изд., перераб. и доп. Уфа, 2005 (автор.)
  • Оториноларингология: национальное руководство. Мәскәү, 2008 (автор.)
  • Иммунотерапия беталейкином в комплексно лечении больных гнойный риносинуситом с затяжным и хронически течением: Метод. рекомендации РФ. Санкт-Петербург, 2008 (автор.)
  • Клинико-лабораторные критерии инфекционных осложнений у первичных больных острым лейкозом. 2017 (автор.)

Сылтамалар