Лилия Гомәрова

Гомәрова Лилия Салават кызы (1976 елның 16 декабре) — Башкортстан Республикасының һәм Россия Федерациясенең дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, галим-педагог. 2012-2014 елларда Башкортстан Премьер-Министры урынбасары, 2014 елдан Россия Федерациясенең Федераль Җыелышының Федерация Советында Башкортстан Республикасы дәүләт власте башкарма комитеты вәкиле. Федерация Советының Мәгариф, фән һәм мәдәният буенча комитет рәисенең беренче урынбасары[1]. Педагогия фәннәре кандидаты.

Тормышы һәм хезмәт эшчәнлеге

Лилия Салават кызы Гомәрова 1976 елның 16 декабрендә Башкорт АССРның (1992 елдан Башкортстан Республикасы[2]) Учалы шәһәрендә туа. 1994 елда Башкорт дәүләт педагогия университетының педагогика һәм психология факультетын тәмамлый. Хезмәт эшчәнлеген шул ук елда Учалы шәһәренең 10 нчы урта мәктәбендә педагог-психолог, психология укытучысы булып башлый. 2001 елда Учалы шәһәре һәм районы хакимиятенә белгеч итеп эшкә чакырыла һәм 2007 елга кадәр анда район башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары вазифасына кадәр хезмәт юлы үтә.

2007 елда Башкортстан Хөкүмәте Аппаратына эшкә чакырыла һәм анда 2010 елга кадәр социаль үсеш, сәламәтлек саклау, хезмәт һәм халыкны эш белән тәэмин итү бүлеге мөдире була.

2010-2011 елларда Башкортстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкил.

2011-2012 елларда Башкортстан Дәүләт Җыелышы — Корылтай рәисе урынбасары[3].

2012-2014 елларда Башкортстан Премьер-Министры урынбасары.

2014 елдан Россия Федерациясенең Федераль Җыелышының Федерация Советында Башкортстан Республикасы дәүләт власте башкарма органы вәкиле. Федерация Советының Мәгариф, фән һәм мәдәният буенча комитет рәисенең беренче урынбасары[1].

Лилия Гомәрова Башкортстан Республикасы Башлыгы каршындагы Башкортстан дәүләт хезмәте һәм идарә итү академиясен (русча БАСУ) «юриспруденция» һөнәре буенча тәмамлый.

Федерация Советындагы эшчәнлеге

Федерация Советының Мәгариф, фән һәм мәдәният буенча комитеты рәисенең беренче урынбасары вазифасын башкарган Лилия Гомәрова Россия күләмендә үтә торган төрле чараларда актив катнаша.

  • Федерация Советының Фән, мәгариф һәм мәдәният комитеты рәисенең беренче урынбасары, Башкортстаннан сенатор Лилия Гомәрова 1 октябрьдән 5-нә кадәр узган «Сочи-2015» Халыкара инвестиция форумы эшендә катнаша[4].
  • «Parlamentarium» гыйльми бәхәс клубы эшчәнлегенә ярашлы, Федерация Советының Фән, мәгариф һәм мәдәният комитеты рәисенең беренче урынбасары, Башкортстаннан сенатор Лилия Гомәрова Башкорт дәүләт хезмәте һәм идарә итү академиясе укытучылары һәм студентлары белән очраша[5].

Җәмәгать эшчәнлеге

Вакытлы матбугаттагы чыгышлары, аның белән интервьюлар

  • Лилия Гомәрова: «В Послании Президента обозначены задачи социально-гуманитарный сферы в борьбе с терроризмом» — «Башинформ» мәгълүмат агентлыгы, 2015, 3 декабрь[8].

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре

Искәрмәләр

  1. ↑ 1 2 Лилиә Ғүмәроваға яуаплы вазифа йөкмәтелде — «Башҡортостан» гәзите, 2014, 3 октябрь, archived from the original on 2016-03-08, retrieved 2021-04-11 
  2. ↑ ЗАКОН Башкирской ССР от 25.02.92 N ВС-10/12 ОБ ИЗМЕНЕНИИ НАИМЕНОВАНИЯ ГОСУДАРСТВА БАШКИРСКАЯ СОВЕТСКАЯ СОЦИАЛИСТИЧЕСКАЯ РЕСПУБЛИКА 2016 елның 30 июнь көнендә архивланган. [рус.]
  3. ↑ «Башҡортостан Республикаһы Дәүләт Йыйылышы — Ҡоролтай депутаты Ғүмәрова Лилиә Салауат ҡыҙының вәкәләттәрен ваҡытынан алда туҡтатыу тураһында». Башҡортостан Республикаһы Дәүләт Йыйылышы — Ҡоролтай ҡарары — «Башҡортостан» гәзите, 2012, 1 ноябрь(үле сылтама)
  4. ↑ Лилиә Ғүмәрова: «Бюджет аҡсаларын сифатлы тотоноу — заман талабы». — «Башинформ» мәғлүмәт агентлығы, 2015, 6 октябрь
  5. ↑ Сенатор от Башкортостана встретилась со студентами и преподавателями БАГСУ — «Башинформ» мәғлүмәт агентлығы, 2015, 12 октябрь [рус.]
  6. ↑ Россияҙә Башҡорттарҙың федераль милли-мәҙәни автономияһы ойошторолдо — «Башинформ» мәғлүмәт агентлығы, 2015, 18 декабрь
  7. ↑ Лилия Гумерова избрана председателем Совета Федеральной национально-культурной автономии башкир — «Башинформ» мәғлүмәт агентлығы, 2015, 18 декабрь [рус.]
  8. ↑ «Башинформ» мәғлүмәт агентлығы, 2015, 3 декабрь [рус.]
  9. ↑ Владимир Путин Башҡортостандан сенаторҙы II дәрәжә «Ватан алдындағы ҡаҙаныштары өсөн» орден миҙалы менән бүләкләне. «Башинформ» мәғлүмәт агентлығы, 2018 йыл, 2 июль [Тикшерелгән 3 июль 2018]
  10. ↑ Рустэм Хамитов вручил государственные награды Российской Федерации и Республики Башкортостан — Официальный сайт Главы Республики. 09.10.2015 2021 елның 13 июнь көнендә архивланган. [рус.]
  11. ↑ Президент России наградил Лилию Гумерову орденом Дружбы. ИА «Башинформ», 14.11.2022