Лира Фәйзуллина
Фәйзуллина Лира Фәхри кызы (рус. Лира Фахреевна Файзуллина; 25 февраль 1936, Сәетбаба, Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы — 31 март 2026, Уфа) — Башкортстан дәүләт телерадиокомпаниясенең дикторы, теле- һәм радиотапшырулар алып баручысы (1959—1998), укытучы. Башкортстан Республикасының халык артисты (1993).
Тәрҗемәи хәле
Лира Фәхри кызы Фәйзуллина (кыз фамилиясе — Мәхмүтова) 1936 елда Башкорт АССРның хәзерге Гафури районы, Сәетбаба авылында туа[1].
Ул шул ук районның Үтәк авылында укытучы булып эшли. 1956 елда, «Уфада башкорт радиосы һәм телевидениесе оештырыла» дигән хәбәрне ишеткәч, дикторлар бәйгесендә үзен сынап карый. Сынауны уңышлы үтеп, Башкортстан радиосында эшли. Соңрак Мәскәүдә дикторлар курсларында белемен камилләштерә, анда СССРның атаклы дикторларыннан — Юрий Левитаннан, Ольга Высоцкаядан, Людмила Кайгородовадан һөнәр осталыгына өйрәнә.
Уфа сәнгать училищесында Гөлли Мөбәрәковадан, Абдулла Гыйләҗевтан белем ала.
40 елдан артык диктор булып эшли, дистәләгән рус телендәге фильмны башкорт теленә тәрҗемә итүдә катнаша. Рәсимә Кәримова, Әхәт Мортазин кебек дикторлар белән беррәттән, аның тавышы дистә еллар дәвамында Башкортстан радиосының «танылган» тавышы була.
Башкортстан телевидениесендә «Ачык ишек» исемле балалар тапшыруын, радиода «Ата-аналар өчен тапшыру» рубрикасын, «Авыл хуҗалыгы» радиожурналын, мәгълүмати-сәяси һәм балалар тапшыруларын, әдәби композицияләрне, бәйрәм чараларыннан туры трансляцияләрне алып бара, радиоспектакльләрдә катнаша[2].
Артист буларак 1970 елда «Баштелефильм» студиясендә төшерелгән «Туй» телевизион фильмында төшә.
Лира Фәйзуллина шулай ук башкорт халык җырларын оста башкаручы буларак таныла.
Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре
- Республика яшьләр фестивале лауреаты (Уфа, 1957);
- Башкорт АССРының атказанган артисты (1979);
- Башкортстан Республикасының халык артисты (1993).
Искәрмәләр
- ↑ Г. Ә. Ишкинина. Файзуллина Лира Фахреевна (рус.). «Башҡортостан» төбәк интерактив энциклопедик порталы (17 октябрь 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 31 март 2026. [башк.]
- ↑ Г. Ә. Ишкинина. Файзуллина Лира Фахреевна (рус.). «Башҡортостан» төбәк интерактив энциклопедик порталы (17 октябрь 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 31 март 2026. [башк.]
- ↑ Ляйсан Закирова. В Уфе ушла из жизни легенда башкирского телерадиовещания Лира Файзуллина (рус.). ИА «Башинформ» (31 март 2026). Мөрәҗәгать итү датасы: 31 март 2026. [рус.]
Әдәбият
- Говорит Уфа. Радио Башкортостана — 75 лет. Уфа, 2004. [рус.] [Тикшерелгән 31 март 2026].
Сылтамалар
- Фәйзуллина Лира Фәхри кызы // Башкорт энциклопедиясе — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9. [Тикшерелгән 22 февраль 2021]
- Ашкадар радиосы сайтында Лира Фәйзуллина белән әңгәмә 2012 елның 10 март көнендә архивланган. (24.02.2011. «Мәдәният» рубрикасында)