Лия Идрисова
Лия Түләк кызы Идрисова ((Лия Идрисова, рус. Лия Туляковна Идрисова, 24 май 1963, Октябрьски, Башкортстан) — табиб-галим, невролог, физиотерапевт, югары мәктәп укытучысы. Медицина фәннәре докторы (2000), профессор (2002). Халыкара фәнни ачышлар һәм уйлап табулар авторлары академиясенең академигы, Европа табигый фәннәр академиясенең гамәли әгъзасы[1].
Тәрҗемәи хәле
Лия Түләк кызы Идрисова 1963 елның 24 маенда Башкорт АССРның Октябрьски шәһәрендә туган.
1986 елда Башкорт дәүләт медицина институтын тәмамлый.
1988–1992 елларда Уфа гигиенасы һәм һөнәри авырулар гыйльми тикшеренүләр институтында табиб-невролог һәм физиотерапевт булып эшли.
1992–2002 елларда Башкорт дәүләт медицина институтында ассистент (1992–1999), доцент (1999–2001), профессор (2001–2002) булып эшли.
2004-2006 елларда — «Россия тимер юлы» ачык акционерлар җәмгыятенең Үзәк поликлиникасында бүлек мөдире.
2005–2012 елларда — Россия халыклар дуслыгы университетының (РУДН) клиник һәм социаль гериатрия кафедрасы профессоры.
2006–2023 елларда «Клиника Частный доктор» клиникасында баш табиб, табиб-невролог, физиотерапевт һәм рефлексотерапевт булып эшли.
2026 ел башында ImmunoHealth™ клиникасында невролог булып эшли[2]
Фәнни эшчәнлеге
Фәнни тикшеренүләре организмның начар физик факторлар тудырган экстремаль һәм терминаль торышының патологик физиологиясен өйрәнүгә, алкоголь комасын һәм комадан соңгы алкоголь интоксикацияләрен дәвалау өчен физиогемотерапия файдалануга, реанимациядән соңгы чорда авыруларны реабилитацияләү проблемаларына багышланган.
260 тан артык фәнни хезмәт һәм алты уйлап табу авторы.
Хезмәтләре
- Алкогольная кома и лазеротерапия в экспериментет. Уфа, 2003 (автордаш);
- Спектрально‑когерентный анализ электроэнцефалограмм у детей с парксизмальными расстройствами сна Уфа, Ике мең алты (автордаш);
Бүләкләре һәм мактаулы исемнәре
- Халыкара фәнни ачышлар һәм уйлап табулар авторлары академиясенең А. С. Попов исемендәге көмеш медале — уйлап табу өлкәсендәге хезмәтләре өчен;
- И. И. Мечников исемендәге көмеш медаль — милләт сәламәтлеген ныгытуга керткән гамәли өлеше өчен;
- Европа табигый фәннәр академиясенең В. А. Неговский исемендәге көмеш медаль[1].
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 Идрисова Лия Туляковна. kmklinik.com (2 октябрь 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 12 март 2026.
- ↑ Идрисова Лия Туляковна. immunohealth-clinic.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 12 март 2026.