Лола Юлдашева
Лола Равшанбәк кызы Юлдашева (үзб. Lola Ravshanbekovna Yoʻldosheva; Лола сәхнә исесе астында күбрәк танылган; 1985 елның 4 сентябре, Ташкент, Үзбәкстан ССР, ССРБ) — үзбәк җырчысы, җырлар авторы һәм актриса. Ул Үзбәкстанда «Muhabbatim» («Мәхәббәтем») җыры белән танылу ала. Шулай ук Россиядә Мая тәхәллүсе астында җырлый, аның астында «Потерялись» («Югалдык») (2001) җыры белән танылган. Лола үзбәк һәм рус телләрендә җырлый.
Тормыш юлы һәм иҗаты
Лола Юлдашева 1985 елның 4 сентябрендә Үзбәкстан ССРның Ташкент шәһәрендә туа[1]. Әтис — Равшанбәк Җуманазар улы Юлдашев, әнисе — Гөлнара Шамил кызы Юлдашева. Лола — гаиләдә өлкән бала, абыйсы — Руслан, ике сеңлесе — Анора һәм Ассаль. Яшь чакта җырлый башлый.
Лола 2004 һәм 2005 елларда иң яхшы сәхнә костюмы өчен «Тарона» премиясен һәм 2005 елда «Иң яхшы җырчы» номинациясендә «Тарона» премиясен ала[2]. Шул ук елны ул кияүгә чыга һәм сәхнәдән билгесез вакытка китә, әмма 2011 елда шоу-бизнеска әйләнеп кайта. Ул шулай ук Үзбәкстанның берничә фильмында төшә. 2003 елда «Севинч» үзбәк фильмында җырчы Шаһзадә белән бергә төшә һәм тәнкыйтьчеләрдән дә, җанатарлардан да үз роле өчен уңай бәяләмәләр ала[3].
Дискография
Студия альбомнары
| Ел | Альбом |
|---|---|
| 2002 | Netayin |
| 2004 | Muhabbatim |
| 2005 | Topdim baxtimni |
| 2010 | Imkon ber |
| 2011 | Senga |
| 2012 | Sogʻindim |
| 2014 | Kel |
Фильмография
| Ел | Татарча исеме | Оригиналның исеме | Роль | |
|---|---|---|---|---|
| 2003 | ф | Севинч | Sevinch | Севинч |
| 2005 | ф | Килгән кияү | Kelgindi kuyov | Зәйнәб |
| 2011 | ф | Сихерче | Jodugar | Рухшана |
| 2011 | ф | Мәхәббәтем минем — авыруым минем | Yondiradi kuydiradi | Лола |
| 2011 | ф | Гадәти булмаган хыяллар | Gʻaroyib orzular | Сама |
| 2017 | ф | Фәрһәд һәм Ширин | Farhod va Shirin | Ширин |
Искәрмәләр
- ↑ Официальный сайт, archived from the original on 2021-07-15, retrieved 2021-07-15
- ↑ Лауреаты премии Тарона [үзб.] [недоступная ссылка — история]. Шоу-бизнес. Архивировано 27 октябрь 2012 года.
- ↑ Лола возврвщвется к творчеству [үзб.]. 7x7. Архивировано из оригинала 4 декабрь 2011 года.