Луиза Хаммарстрём
Тәрҗемәи хәле
Луиза (Ловис) Хаммарстрём Хошё (швед. Hosjö församling) Даларны приходында туган. Аның атасы медицина белеме алган рухани була. Кыз бик яшли ятим кала. Металлургия җитештерүендә эшләгән химиклар белән аралашу аркасында ул бала чактан химия белән кызыксына башлый. Соңыннан ул Стокгольм шәһәренең Констфак университеты (швед. Konstfack) студенты булып китә, химия буенча дәресләр ала, ә 1870 елның икенче яртысында ул Вернер Кронквист лабораториясендә ассистент булып эшли, мышьякка анализлар ясый. Шуннан соң Брангбро (1881-1887), Фагерста (1887-1891), Шиссхюттана (1893) предприятиеларында химик-минералог була. 1893 елда, 18 ел ассистент булып эшләгәннән соң, ул Коппарбергта үз лабораториясен ача һәм минералогия һәм геология өлкәсендә тикшерүләр үткәрә. Монда ул башта руда, көмеш һәм химия матдәләргә гомуми химик анализ ясый. Эльса Кронквист (мөгаен, Вернер Кронквистның кызыдыр), Мария Лейдстрем аның ассистентлары була. Луиза Хаммарстрёмның шәхси лабораториясе 16 ел эчендә барлыгы 29 мең анализ ясый.
Луиза Хаммарстрём 1917 елда Стокгольмда вафат була.
Сылтамалар
Әдәбият
- Lykknes Annette, Van Tiggelen Brigitte "Women In Their Element: Selected Women's Contributions To The Periodic System", 2019