Люция Гомәрова

Гомәрова Люция Шаһбал кызы (1 гыйнвар 1959 ел) — галим-юрист, дәүләт эшлеклесе һәм югары мәктәп укытучысы. 2009-2014 елларда Башкортстан Республикасының Конституция Суды рәисе. Юридик фәннәр кандидаты (1986), доцент. Башкортстан Республикасының атказанган юристы.

Тәрҗемәи хәле

Люция Шаһбал кызы Гомәрова 1959 елның 1 гыйнварында Башкорт АССРның Хәйбулла районында туган.

1976-1977 елларда «Союзнефтемашремонт» җитештерү берләшмәсендә копировальщик булып эшли.

1977-1982 елларда Башкорт дәүләт университетында «хокук белгече» һөнәре буенча белем ала.

1982-1986 елларда тикшеренүче стажер булып эшли, Ленинград дәүләт университетының аспирантурасында укый.

1986 елда «Совет дәүләт идарәлеге органы тарафыннан компетенцияне тормышка ашыруның административ-хокук гарантияләре» темасына диссертация яклый (гыйльми җитәкчесе: Дрейшев Борис Владимирович)[1].

1987-1996 елларда — Башкорт дәүләт университетында ассистент, өлкән укытучы, доцент.

1996 елдан алып — Башкортстан Республикасының Конституция Суды судьясы. 2009-2014 елларда — Башкортстан Республикасы Конституция суды җитәкчесе.

20-дән артык гыйльми публикация авторы[2].

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре

  • Башкортстан Республикасының атказанган юристы (2006);
  • Россия Федерациясе Хөкем советының «Гадел хөкемгә хезмәт иткән өчен» күкрәк билгесе (2007);
  • Башкортстан Республикасының Мактау грамотасы (2009).

Искәрмәләр

  1. RELP. 26 декабря 1986 г.(үле сылтама)
  2. Гумерова Люция Шагибаловна. Единый республиканский инновационный бизнес-портал. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 август 2015.