Марат Гафаров

Марат Илдар улы Гафаров (1987 елның 11 августы, Казан) — Россия хоккейчысы (чирәмдәге хоккей), Казанның «Динамо — Ак Барс» клубы капкачысы.

Тәрҗемәи хәле

Марат Гафаров 1987 елның 11 августында Казанда туган[1]. Балачакта байдаркаларда ишү, тхэквондо, футбол, алкалы хоккей белән шөгыльләнгән. Тренер Шамил Гафиятуллин тәкъдиме белән чирәмдәге хоккей уйный башлаган. Яхшы тартылыш һәм эре тән төзелеше аркасында капкачы позициясен алган.

Казанда Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясендә укыган[2].

Татарстанның яшүсмерләр һәм яшьләр җыелма командалары өчен чыгыш ясаган[3][4][5]. 2006 елдан башлап Казанның «Динамо — Ак Барс» клубы өчен уйный. Аның составында 15 тапкыр Россия чемпионы (2006—2008, 2010—2020), бер тапкыр — көмеш призёры (2009) була. 2021 елда Россия Суперкубогы иясе була. 2007 елда Чемпионнар Кубогының «B» дивизионында җиңә[6].

2013 елда Россия студентлар җыелма командасы составында Казандагы җәйге Универсиаданың хоккей турнирында алтын медаль яулаган һәм иң яхшы капкачы дип танылган[7]. Россия җыелма командасының баш тренеры Араик Маргарян Гафаровны ярышларның иң яхшы уенчысы дип атаган[8].

Россия җыелма командасы өчен чыгыш ясый, аның составында 18 яшьтә дебют ясаган[9]. Вакытлар узу белән ил командасының төп капкачысы була.

Россиянең халыкара класслы спорт мастеры.

Гаилә

Өйләнгән. Хатыны Лидия, улы Кирам (2014).

Искәрмәләр

  1. История хоккея на траве, archived from the original on 2022-01-18, retrieved 2022-01-16 
  2. Марат готовится к Универсиаде (рус.). kazved.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 июль 2021.
  3. Марат Гафаров: «В мире полно странных видов спорта» (рус.). sport.business-gazeta.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 июль 2021.
  4. Марат Гафаров: «На Универсиаде мне будет помогать играть в хоккей моя жена» (рус.). prokazan.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 июль 2021.
  5. Мастер-класс для вратарей воспитанников ГАУ РСШОР «Динамо». www.dynamo.su. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 июль 2021.
  6. Гафаров Марат Ильдарович. hcdinamo-kazan.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 июль 2021.
  7. Россияне стали недосягаемы в медальном зачете Универсиады. vtambove.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 июль 2021.
  8. Россия стала чемпионом Универсиады по хоккею на траве (рус.). Российская газета. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 июль 2021.
  9. Гафаров Марат Ильдарович (рус.). Федерация хоккея на траве России. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 июль 2021. Архивировано 9 июль 2021 года.