Марат Коләхмәтов
Марат Мөнир улы Коләхмәтов (1959) — Россия хәрби башлыгы, Көньяк Осетия конфликты вакытында — грузин-осетин конфликты зонасындагы тынычлык саклау катнаш көчләре башлыгы, генерал-майор.
Биография
Марат Коләхмәтов 1959 елда Пенза шәһәрендә хәрби хезмәткәрләр гаиләсендә туган. Милләте буенча татар. Атасы Мөнир Коләхмәтов (1927) — отставкадагы генерал-лейтенант (1986).
1980 елда С. Киров исеменләге Ленинград гомумгаскәр командирлар училищесын, 1991 елда — М.В. Фрунзе исемле хәрби академияне, 2001 елда — Генераль штаб академияне тәмамлана.
2001—2004 елларда — Төньяк Кавказ хәрби округының 19-нче мотоукчылар төмәне командиры.
2004 елның сентябрьдән 2008 елның октябренә кадәр — грузин-осетин конфликты зонасындагы тынычлык саклау катнаш көчләре башлыгы.
2011 елдан — Россия Федерациясе чит илләр министрның кинәшчесе.[1]
Хәрби дәрәҗә
- Генерал-майор (2001).
Бүләкләр
- Хөрмәт ордены (2008)
- «Хәрби бердәмлекне ныгыту өчен» оборона министрлыгының медале. (2006)
- «Халыкара хезмәттәшлегенә кертем өчен» чит илләр министрлыгының күкрәккә тага торган билгесе (2007)
- «Көньяк Осетиядә тынычлык сагында хезмәт итү өчен» медале (2008)
- Россия Федерациясе Президентының хөрмәт грамотасы (2011),
һ. б. бүләкләр.
Тышкы сылтамалар
Искәрмәләр
- ↑ http://graph.document.kremlin.ru/page.aspx?1572998(үле сылтама)