Марат Миргазямов
Марат Парис улы Миргазямов (рус. Марат Парисович Миргазямов; 26 февраль 1942, Караидел, Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы) — совет һәм Россия дәүләт һәм хуҗалык эшлеклесе, фирка хезмәткәре. Башкортстан Республикасы Министрлар Советы Рәисе (1986—1992), СССР халык депутаты (1989—1991)[1][2].
Тормыш юлы
Белеме һәм производствода эшләве
1942 елның 26 февралендә БАССРның Каридел районы Караидел авылында туган. 1961 елда Уфада 1 нче номерлы техник училищены тәмамлый һәм юллама буенча СБКФның XXII съезды исемендәге Уфа нефть эшкәртү заводында эшли башлый. 1966 елда Уфа нефть институтын тәмамлый. Заводта инженер-электрик, участок башлыгы һәм смена башлыгы булып эшли[1][2].
1984 елда Мәскәүдә СБКФ ҮК каршындагы Иҗтимагый фәннәр академиясен читтән торып тәмамлый[1][2].
Фирка һәм дәүләт эше
1973 елда СБКФның Уфа шәһәр комитетына фирка эшенә күчә, анда инструктор һәм бүлек мөдире урынбасары була. 1976 елда Уфада СБКФның Орджоникидзе район комитетының икенче секретаре була. 1980 елдан СБКФның Башкортстан өлкә комитетының оештыру-фирка эше бүлеге мөдире урынбасары булып эшли, ә 1982 елда СБКФның Туймазы шәһәр комитеты беренче секретаре итеп сайлана[1][2].
1986 елда Башкорт АССР Министрлар Советы рәисе постында Зәкәрия Акназаровны алмаштыра. Республиканың исеме үзгәртелгәннән соң, 1992 елның ноябренә кадәр Башкортстан ССР — Башкортостан һәм Башкортстан Республикасы Министрлар Советын җитәкләвен дәвам итә[2]. 1990—1991 елларда СБКФның Үзәк контроль комиссиясе составына керә[2].
1989 елда Башкорт АССРның 503 нче номерлы Бөре милли-территориаль сайлау округыннан СССР халык депутаты итеп сайлана. Шулай ук XI чакырылыш Башкорт АССР Югары Советы депутаты була[1][2].
1992 елның 23 июлендә Миргазямов Башкортстан Республикасы Министрлар Советының «Әхмәтзәки Вәлиди истәлеген мәңгеләштерү турында» 249 нчы номерлы карарын имзалый. Документ Башкортстан Республикасы Милли китапханәсенә Әхмәтзәки Вәлиди исемен бирүне, аның исемендәге халыкара премияне һәм студент стипендияләрен булдыруны, шулай ук ел саен Вәлиди укулары үткәрүне күздә тота[3].
1992 елда Миргазямов фермер хуҗалыкларын үстерү һәм республиканың агросәнәгать комплексын реформалаштыру программасы белән чыгыш ясый. Бу тәкъдимнәр колхоз-совхоз системасын саклап калуны къздщ тоткан Югары Советның күпчелек әгъзаларында каршылыклар тудыра[2]. Шул ук вакытта Министрлар Советы һәм Югары Совет арасында башкарма хакимият вәкаләтләрен бүлү турындагы бәхәс кискенләшә[4]. 1992 елның ноябрендә Югары Совет хөкүмәткә ышанычсызлык белдерә, шуннан соң Миргазямов отставкага китә[2].
Отставкадан соңгы эшчәнлеге
1992—1998 елларда Уфа эластомер материаллар, эшләнмәләр һәм конструкцияләр заводының (УЗЭМИК) генераль директоры була. 1994 елдан Башпромбанк директорлар советына керә, ә 1997 елдан аны җитәкли[1][2].
1993 елда беренче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Җыенының Федерация Советы депутатылыгына кандидат итеп күрсәтелә[2]. 1998 елда Башкортстан Республикасы президентын сайлау кампаниясендә катнаша. 10 июньдә Россия Федерациясе Югары Суды республика сайлау комиссиясен Миргазямовны кандидат итеп теркәргә мәҗбүр итә. Комиссия карарны үти, әмма берничә сәгатьтән соң теркәлүне кабат гамәлдән чыгара, шуңа күрә аның фамилиясе сайлау бюллетененә кертелми[4]. 1998 елның 24 июлендә Россия Федерациясе Югары Суды сайлау комиссиясенең теркәлүне гамәлдән чыгару турындагы карарларын законсыз дип таный һәм юкка чыгара. Әмма 1999 елның 30 мартында суд сайлау нәтиҗәләрен яраксыз дип танудан баш тарту турындагы карарны үзгәрешсез калдыра[5].
2022 елда, 80 яшьлек юбилее алдыннан, Башкортстан премьер-министры Андрей Назаров белән очраша, ул аның үзгәртеп кору чорында икътисад белән идарә итү буенча эшен югары бәяли[6].
Бүләкләре
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 3 4 5 6 7 Иргалин Г. Д. Миргазямов Марат Парисович (рус.). Региональный интерактивный энциклопедический портал «Башкортостан». ГАУН РБ «Башкирская энциклопедия» (10 октябрь 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 9 сентябрь 2026.
- ↑ 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 Романов В. Видные государственные деятели Башкортостана: Марат Миргазямов (к 75-летию) (рус.). Башинформ (26 февраль 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 9 сентябрь 2026.
- ↑ Об увековечении памяти Ахмет-Заки Валиди. Постановление Совета Министров Республики Башкортостан от 23 июля 1992 года № 249 (рус.). Электронный фонд правовых и нормативно-технических документов (23 июль 1992). Мөрәҗәгать итү датасы: 9 сентябрь 2026.
- ↑ 1 2 Гревингхольт Й. Республика Башкортостан: через государственный суверенитет к авторитарному режиму (рус.) (PDF) 15, 42—43 (2003). Мөрәҗәгать итү датасы: 9 сентябрь 2026.
- ↑ Определение Верховного Суда Российской Федерации от 30 марта 1999 года № 49-Г99-6 (рус.). Контур.Норматив (30 март 1999). Мөрәҗәгать итү датасы: 9 сентябрь 2026.
- ↑ Андрей Назаров поздравил с 80-летием бывшего председателя правительства Башкирии Марата Миргазямова. Башинформ (26 февраль 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 14 август 2026.
- ↑ Рустэм Хамитов наградил выдающихся деятелей государственными наградами России и Башкортостана (рус.). Баш.Ньюс (17 февраль 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 9 сентябрь 2026.
- ↑ Андрей Назаров встретился Маратом Миргазямовым (рус.). Молодёжная газета (26 февраль 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 9 сентябрь 2026.
Сылтамалар
- Жизнь и судьба Марата Миргазямова // Электрогазета.рф
- Испытанный властью // Республика Башкортостан